Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән "ЛУКОЙЛ" компаниясе җитәкчелеге котлады
"Минем буын Сезне кешеләр мәнфәгатен ипләп һәм тирәнтен кайгыртуда лидер буларак кабул итә", – дип билгеләп үтелә Валерий Грайфер телеграммасында.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.
«Кадерле Минтимер Шәрип улы! Мин ышанам, Сез Татарстан һәм бөтен Россия хезмәтчәннәреннән бик күп ихлас җылы сүзләр ишетерсез. Сезнең Ватанның куркынычсызлыгын һәм тотрыклылыгын саклауда куйган эшчәнлегегезнең мөһимлеген бәяләп бетерү мөмкин түгел. Минем буын Сезне кешеләр мәнфәгатен ипләп һәм тирәнтен кайгыртуда лидер буларак кабул итә. Сезнең юбилей Сезне белгән бар кешеләр тарафыннан билгеләп үтеләчәк», – диелгән Татарстан Хөкүмәте рәсми порталында басылган котлау телеграммасы текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз