news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиевка ТИСБИ идарә университетының мактаулы профессоры исемен бирделәр

“Минтимер Шәрипович безнең университет белән һәрдаим кызыксынып тора”, - ди университетның президенты Нэлла Прусс.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген ТИСБИ идарә университеты һәм ЮНЕСКО халыкара кафедрасының 25 еллыгы уңаеннан оештырылган ЮНЕСКО “Мәгариф 2030: үсешнең яңа концепциясе” форумында Татарстан Республикасының дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның махсус илчесе Минтимер Шәймиевка “ТИСБИ” идарә университетының мактаулы профессоры исеме бирелде.

“Минтимер Шәрипович безнең университет белән һәрдаим кызыксынып тора. Ул безнең эшчәнлек белән 25 ел буе хәбәрдар булды”, - дип сөйләде “ТИСБИ” идарә университеты президенты Нэлла Прусс.

ТИСБИ — 1992 елда Казанда ачылган югары уку йорты. Югары уку йортының исеме үк аның эшчәнлегенең төп максатын чагылдырган: кече һәм урта бизнес өчен белгечләр әзерләү һәм шулай ук төбәк икътисады өчен квалификацияләнгән кадрлар әзерләү. “ТИСБИ” дәүләти булмаган беренче югары уку йорты.

news_right_1
news_right_2
news_bot