news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиевка “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе иң яхшы ньюсмейкер буларак “Танылу” номинациясендә билгеләп үтелде.

Минтимер Шәймиевка “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды
Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка 2018 елның иң яхшы ньюсмейкер буларак “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе  халык алдындагы шәхес буларак, ел дәвамында матбугат чаралары игътибар үзәгендә булган һәм “Танылу” номинациясендә билгеләп үтелде.

Казанның “Пирамида” комплексында бүген Татарстан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXI конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бронза сынны һәм истәлекле сертификатны Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Республика “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot