news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Зөядә реставрацияләү барышы белән танышты

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе утрау-шәһәрнең төзекләндерелә торган объектларын карый.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Зөя утрау-шәһәренә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды” коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев килде.

Сәфәре вакытында Минтимер Шәймиев утрау-шәһәрдә реставрацияләү эшләренә багышланган киңәшмәдә катнашчак. Шулай ук төзекләндерелә торган объектларны карап чыгачак. Алар арасында – агач археологиясе музее, XIX гасыр җитмешенче еллар һөнәр училищесы һәм янгын олаулары комплексы, Крылов йортындагы КФУның "Дөньякүләм мәдәни мирас" мәгълүмати-белем бирү үзәге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100