Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә мәчет төзү турында хәбәрне “ялган һәм уйдырма” дип атады
ТР Дәүләт Киңәшчесе ММЧда булган имеш-мимешләргә карата үз фикерен әйтте
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә мәчет төзеп, анда татарларны күчереп утырту хакында ММЧ да булган имеш-мимешләргә карата үз фикерен җиткерде.
Искәртеп үтәбез: Интернет сайтларның берсендә петиция урнаштырылган иде. Ул РФ Дәүләт Думасы Рәисе Дмитрий Медведевка һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга адресланган. Петиция “Зөянең үзенчәлекле рус йөзен саклап калыйк!” (“Спасем уникальный русский облик Свияжска!“) дип атала. Аның беренче вариантында утрау-шәһәрлектә мәчет төзеләсе хакында әйтелә. Соңрак бу мәгълүмат алып ташлана. Зөя авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин әлеге мәгълүматны “саташу” дип атады. Минтимер Шәймиев тә шундыйрак рухтагы фикерен җиткерде.
“Әгәр аларның аз гына булса да намуслары бар икән, алар алдашкан һәм ялган сөйләгән өчен гафу үтенергә тиеш”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе бу уңайдан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз