news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Агач археологиясе музеен карады

Минтимер Шәймиев Археология институты хезмәткәрләрен Россия археологларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрчегендә Агач археологиясе музеен булдыру буенча эш барышы турында күчмә киңәшмә үткәрде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Россиядә бердәнбер Агач археологиясе музее экспозицияләрен караудан башланды. Хәзер авторлар коллективы музей экспозициясен монтажлау эшләрен төгәлли.

  • Объектны музейлаштыру белән А.Х. Халиков исемендәге археология институты һәм Музейны проектлау үзәге шөгыльләнде.

Археология институты директоры Айрат Ситдыйков киңәшмәдә катнашучыларны иң заманча мультимедиа җиһазлары куелган музей экспозициясе белән таныштырды.

Киңәшмә ахырында Минтимер Шәймиев Археология институты директоры Айрат Ситдыйковны, киңәшмәдә катнашучыларны Россия археологларының бүген, 15 августта, билгеләп үтелә торган рәсми булмаган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Бу очракта, бүген – Татарстан археологлары көненә барыбызга да искиткеч бүләк - Агач археологиясе музеен ясаганнар. Эш эшләнгән. Мин барыбызны чын күңелемнән бу тарихи вакыйга белән котлыйм. Бу искиткеч музей һәм аның белән горурланырга кирәк. Хәзер бирегә килүчеләргә бу бай тарихи материалны аңлашырлык итеп күрсәтү өчен программа эшләргә кирәк”, - дип тәмамлады Минтимер Шәймиев.

Агач археологиясе музее ачылышын агымдагы елның 4-7 сентябрендә Казанда узачак Мәдәниятара диалог форумына багышлау планлаштырыла.

Айрат Ситдыйков сүзләренчә, Россия территориясендә әлегә мондый археологик экспонатлар юк. Музейда барлыгы XVI-XVII гасырларда төзелгән 40 агач корылма урнаштырылган. Аның иң борынгысы 1551 елда Зөя төзелеше белән бәйле. Археологик коллекциядә 140 мең предмет бар.

Экспозициянең мөһим өлеше анимацион тәкъдим итү. Киңәшмәдә катнашучылар тарихи чыганакларга нигезләнеп шәһәрнең реконструкциясе һәм көнкүреше чагылган «Свияжск XVII века» 21 метрлы проект понарамасын карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100