news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Зәй шәһәрендә “Татэнерго” ААҖнең “Татарстан электр техникасы компаниясе” ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты

Минтимер Шәймиев Зәй шәһәрендә “Татэнерго” ААҖнең “Татарстан электр техникасы компаниясе” ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты

(Зәй, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Зәй шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында “Татэнерго” ААҖнең “Татарстан электр техникасы компаниясе” ЯАҖ эшчәнлеге белән танышты.

Минтимер Шәймиевне эшлекле сәфәрдә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Зәй муниципаль районы башлыгы Ренат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

Әлеге завод биредәге элеккеге “КАМАЗ – автоагрегат” предприятиесе урынында быелның май аенда ачылган. Биредә блок-комплектлы трансформатор ярдәмче станцияләрен төзү өчен тимер-бетон конструкцияләр коялар. Хәзерге вакытта завод елына шундый 120 ярдәмче станция эшләп чыгара ала. Җитештерүнең икенче чираты сафка баскач, аларның саны 200гә җитәр дип көтелә. “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев аңлатканча, блок-компектлы трансформатор ярдәмче станцияләре элеккеге ярдәмче станцияләрдән югары ышанычлылыгы һәм корылмаларның чагыштырмача зур булмавы белән аерылып тора. Шулай ук аны кирәкле объектка урнаштыру өчен бер атна вакыт җитә. Гадәттә мондый ярдәмче станцияләрне шәхси төзелеш зоналарында, коттедж бистәләрендә файдаланалар. Хәзерге вакытта “Татэнерго” карамагында шундый 35 ярдәмче станция исәпләнә. Аларның күбесе Казанда урнашкан. Кремль, Төркиянең Татарстандагы консуллыгы электр энергиясе белән нәкъ менә әлеге яңа төр ярдәмче станцияләр белән тәэмин ителә. Быел җәй “Татарстан электр техникасы компаниясе” ЯАҖ Франциядә җитештерелүче RM-6 моноблокларын да үзләштерә башлады. Ягъни, хәзер заводта аларны Россия табигать шартларына яраклаштыралар, төрле өстәмә функцияләр дә кертәләр. RM-6 моноблоклары Казанда Кол Шәриф мәчетендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, “Баскет-холл”да һәм башка биналарда куелган.

Яңа завод эшчәнлеге белән танышып чыкканнан соң, Минтимер Шәймиев Зәй районында электр энергиясе җитештерү тармагының элек-электән көчле булуын ассызыклады. “Татэнерго” көндәшлек заманына карамастан электр энергиясе базарында үз урынын таба алды. Зәй халкын исә ул әледән-әле яңа эш урыннары һәм югары хезмәт хаклары белән тәэмин итеп тора дип белдерде”, - дип белдерде ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot