news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Зәй районында эшлекле сәфәрдә

Минтимер Шәймиев Зәй районында эшлекле сәфәрдә

(Зәй, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәй районына эш сәфәре кысаларында яңа производство – җылылык саклау плитәләре заводын ачу тантанасында катнашты.

Әлеге “Техно” заводы Россиянең “ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе тарафыннан төзелгән. Заманча технологияләр файланылган һәм тулысынча автоматлаштырылган әлеге производство төзелеш тармагын җылылык саклау материаллары белән тулысынча тәэмин итә алачак. Базальт тау токымыннан ясалган плитәләр үзенең ныклылыгы, янгынга каршы торучанлыгы белән аерылып тора. Биредә плитәләрне капларга тутыру камерасы да бар. Киләсе елдан заводта производствоның икенче чираты сафка басыр дип көтелә. Нәтиҗәдә, биредә продукция җитештерү күләмен өч тапкырга арттыру мөмкинлеге туачак. Көн саен Татарстан һәм Россиянең төзелеш мәйданчыкларына 50 фургон плитә озатылачак. Яңа предприятие 300дән артык кешене эш белән тәэмин итә. Биредә уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә. Зәйнең җирле бюджетында “Техно” заводы керткән салым өлеше буенча икенче урында тора.

Минтимер Шәймиевкә завод директоры Андрей Мамонтов сөйләгәнчә, “Техно” заводы ике елдан җитештерү күләмен 4 миллиард 900 миллион сумга җиткерергә ниятли. Бүген биредә Президентка яңа линиядән төшкән беренче плитәне бүләк иттеләр.

Минтимер Шәймиевне эшлекле сәфәре барышында ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Зәй муниципаль районы башлыгы Ринат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot