news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе булды

Ирина Бокова мактаулы вазифаны раслаган махсус сертификат тапшырды.

(Казан, 21 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе булды. Бу хакта Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова игълан итте. Искәртеп үтик, биредә Зөя утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру уңаеннан тантаналы чара узды. 

Минтимер Шәймиев тантанада чыгыш ясап: "Мәдәниятләр, цивилизацияләр диалогы төшенчәсе безнең өчен аерылгысыз. Һичшиксез, кыска вакыт эчендә киң күләмле һәм колачлы эшләр Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә башкарылды", – диде. Ирина Боковага мөрәҗәгать итеп: "Безне аңлап, безнең омтылышларга бәя биргәнегез өчен рәхмәт сезгә", – диде Дәүләт Киңәшчесе. Ул Болгар һәм Зөядәге тарихи объектларны торгызу эшләре барышында республикада галимнәрнең куәтле командасы барлыкка килгәнен билгеләп узды.

Ирина Бокова Минтимер Шәймиевкә хезмәте өчен рәхмәтен ирештереп, Аңа ЮНЕСКОның мәдәниятләр диалогы буенча махсус илчесе булырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100