news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте

Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк.

Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО гендиректорына полилингваль комплекслар проектын тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе укучыларны 2020 елның 1 сентябрендә кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Татарстан быел полилингваль мәгариф комплекслар төзелешен башлап җибәрде. Алар ике дәүләт телендә - рус һәм татар телендә, һәм халыкара инглиз телендә көндәш булырлык белем бирүне тәэмин итүгә, нәтиҗәле белем бирү тәҗрибәләрен куллануга юнәлтелгән. Алдагы 3-4 елга планлаштырылган алты полилингваль комплексларның беренчесе 2020 елның 1сентябрендә укучылар кабул итәчәк. Мәктәп "Адымнар - белем һәм бердәмлеккә юл" дип аталачак”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Заманча полилингваль мәгариф комплексын булдыру проекты ЮНЕСКОның генераль директорына Одре Азулега тәкъдим ителде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100