news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев җырлаган видеоролик популярлык казанды

Дәүләт Киңәшчесе милли киемнән киенгән баянчылар аккомпанементына "Эх, алмагачлары" җырын башкара.

Минтимер Шәймиев җырлаган видеоролик популярлык казанды
инстаграм

(Казан, 18 июль, "Татар-информ"). Кичә интернетта Минтимер Шәймиев җырлаган видео пәйда булды. Роликны үзенең Инстаграм битенә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урнаштырган.

Дәүләт Киңәшчесе милли киемнән киенгән баянчылар аккомпанементына "Эх, алмагачлары" җырын башкара.

Кулланучылар әлеге видеоны бик уңай бәяли. Алар видео астында "Афәрин!", "Шәймиев бабай белән горурланабыз", "Сәләтле кеше барлык өлкәләрдә дә сәләтле" кебек комментарийлар калдырган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot