news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев язучы Рауль Мир-Хәйдәровны 75 яше белән котлады

Минтимер Шәймиев һәм Рауль Мир-Хәйдәров татар әдәбияты һәм сәнгатенең бүгенге хәле һәм заманча татар әдәбиятын үстерү турында фикер алыштылар.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танылган Россия язучысы, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауль Мир-Хәйдәров белән язучының 75 еллык юбилее уңаеннан очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев язучыны юбилее белән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иҗатында яңа уңышлар теләде.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Рауль Мир-Хәйдәров республикада, илдә татар әдәбияты һәм сәнгатенең бүгенге хәле һәм заманча татар әдәбиятын үстерү турында фикер алыштылар.

Рауль Мирсәид улы Мир-Хәйдәров – кырыклап китап авторы, аларның гомуми тиражы 10 миллион экземплярдан артып китә. Аңа детектив романнардан торган «Черная знать» китаплары сериясе зур танылу китерә. Рауль Мир-Хәйдәровның күп кенә әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100