news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләр китабының V томын тапшырды

Чара Казан Кремлендә узды

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Хәйриячеләр китабының  V томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Чара башында очрашуда катнашучыларга "Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы" видеролигы тәкъдим ителде, анда Болгар һәм Зөя тарихы, шулай ук тулаем республика мирасы турында сөйләнелде.

 Минтимер  Шәймиев чыгышында билгеләп узганча, тәкъдим ителгән роликны исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм иң яхшы сценаристлар, операторлар эшләгән. "Без аны кат-кат карадык, фильм безнең кисәтүләрне истә тотып эшләнеп бетте. Бүген Татарстан аның аша дөньяга танылды. Сез күргәнчә, биредә безнең катлаулы тарих чагыла. Эшләүчеләр белдергәнчә, фильмны дөньяның 67 илендә күрәчәкләр, алар белән килешүгә ирешелгән инде", - дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Ул искәрткәнчә, Татарстан көннән-көн таныла бара. "Фильмда Татарстан тарихы, милләтебезнең нинди сынаулар, нинди сугышлар аша узуы сурәтләнгән. Бүген бездә тынычлык һәм дуслык хөкем сөрә, Татарстанның уңышлы үсешен күзәтәбез. Барысы да чагыштыруда беленә, иң беренче чиратта, - Россия киңлегендә һәм аннан читтә", - дип өстәде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгарны Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертүне зур җиңү дип атады. Татарстанның изге урыннарын торгызуга ярдәм иткән һәм булышучы барлык хәйриячеләргә рәхмәт белдерде.  Аның сүзләренчә, алда әле Болгарда да, Зөядә дә эшләнәсе эшләр шактый. "Вакыт шуны таләп итә. Болгар һәм Зөягә килергә теләүче туристлар саны арта. Узган ел Болгарда 258 мең турист булып китте, Зөягә килүчеләр дә шактый булды", - дип хәбәр итте М.Шәймиев. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта Болгар белән Зәядә яңа музейлар булдыру ниятләнә, алар тагын да күбрәк туристларны үзләренә җәлеп итәр дип күзаллана.

"Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә Казанда да тарих һәйкәлләрен саклап калу һәм торгызу буенча күп эшләр башкарыла. Бу процесска Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  җитәкчелек итә, ә зур шәһәрдә моны эшләү тагын да катлаулырак", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

М.Шәймиев хәйриячеләргә тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде. "Үткәнне белү зарур, эшләрне киләчәктә уңыш китерерлек итеп, бүген эшләргә кирәк. Бөтенегезгә уңышлар телим", - диде ул.

Аннары Хәйриячеләр китабын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру чарасы булды. Хәйричеләр китабының V томы һәм "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын Болгар һәм Зәяне яңарту эшенә шәхси акчаларын керткән депутатларга, шулай ук муниципаль берәмлек һәм коммерция оешмалары вәкилләренә тапшырылды, аларның исемнәре китапның "алтын" битләренә кертелгән.

Шулай ук исемнәре Хәйриячеләр китабының берничә томына кертелгән физик затлар, предприятие һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре дә билгеләп үтелде. Хәйриячеләр китабы ТРның Әлки районында "Забота" приютында тәрбияләнүчеләргә һәм республика тарихи мирасын торгызу проектына үз акчаларын керткән гаиләләргә дә тапшырылды. 

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                                  

news_right_1
news_right_2
news_bot