news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Владимир Щербаков белән очрашты

Владимир Щербаков Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлап, профсоюз хәрәкәтенә керткән хезмәте өчен Алтын медаль тапшырды.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Гомуми профсоюзлар конфедерациясе (ВКП) генераль сәркатибе Владимир Щербаков белән очрашты. Әлеге халыкара оешма БДБ илләре профсоюз берләшмәләрен берләштерә.

Владимир Щербаков Казанда бу көннәрдә узучы «Электропрофсоюз» Халыкара профсоюз берләшмәләре оешмасы әгъзаларының эшлекле очрашуында катнашырга килгән.

Владимир Щербаков Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлап, профсоюз хәрәкәтенә керткән хезмәте өчен Алтын медаль – Гомуми профсоюзлар конфедерациясенең югары бүләген тапшырды.

Минтимер Шәймиев кунакка “Яңарыш” фондының җиде еллык эш нәтиҗәләре, Болгар ислам академиясе һәм Изге ана Казан иконасы чиркәве төзелеше хакында сөйләде. Сөйләшү барышында Гомуми профсоюзлар конфедерациясенең Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе белән алга таба хезмәттәшлеге турында фикер алышынды.

Гомуми профсоюзлар конфедерациясе генераль сәркатибе Татарстанда структура һәм хөкүмәтнең, эшмәкәрләрнең, профсоюзларның үзара хезмәттәшлеген чын-чынлап тоярга мөмкин, дип белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100