news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаек

ЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.

Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаек
Салават Камалетдинов/архив
(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО номинациясенә дәгъва кыларга лаек. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә шулай дип белдерде.
 
  • Бүген Казан Кремлендә ЮНЕСКО илчесенең "Ихлас күңелдән" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.  
 
"Без хәзер эшкә керешәбез. ЮНЕСКО номинацияләрендә шундый юнәлеш тә бар һәм аның белән сирәк шөгыльләнәләр. Бу аэрокосмик һәм астрономия юнәлеше. Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе номинация әзерләүгә лаек. Бу яңа юнәлеш булачак, әмма ЮНЕСКОда моңа ихтыяҗ бар һәм бу бик мөһим. Алга барырга кирәк. Космос биредә тәкъдим ителмәгән", - диде Минимер Шәймиев. 
 
ЮНЕСКО илчесе әлеге мөмкинлектән файдаланып, обсерваторияне бөтен дөньяга танытырга һәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.
 
  • Татарстанның барлыгы өч объекты ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Болар Казан Кремле (2000 ел), Болгар тарихи-археология комплексы (2014 ел) һәм Зөя утрау шәһәрендә Успение соборы (2017 ел). 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100