news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев урам исемнәрен ике телдә бирүгә нокта куярга чакырды

Рөстәм Миңнеханов бу фикерне дә, Дәүләт Киңәшчесенең Сабан туе музеен булдыру тәкъдимен дә хуплады.

Минтимер Шәймиев урам исемнәрен ике телдә бирүгә нокта куярга чакырды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында тәкъдимнәрен җиткерде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында утырыш Министрлар Кабинетында үтте.

"Шушы көннәрдә миндә Ренат Харис булды. Ул Сабан туе музее концепциясен нигезле итеп эшләгән. Дөньяда нинди генә музейлар юк. Карнавал музее, башкалар да. Без киңәшләштек тә, Кремльдә булдырырга, дип уйладык. Безгә ул Сабан туе балачактан сеңгән. Кремльдә моның өчен мәйдан да бар. Сабан туеның интерактив өлешен эшләсәк, бик күп чит ил кешеләре килеп караячак", - дип, Минтимер Шәймиев Сабан туеның безгә яхшы таныш булса да, башкаларга кызык булачагына ишарәләде.

Рөстәм Миңнеханов, бу фикерне хуплап: "Бу - тулы бер тарих. Бу эшкә Тарих институтын җәлеп итәргә кирәк. Документлар белән расланырга тиеш. Кремльгә карата музей комплексы буларак ихтыяҗ үсәчәк. Бу мәсьәләләрне теркәргә кирәк", - диде.

Минтимер Шәймиев тагын бер үтенеч белән чыкты. "Әйдәгез, урамнарның барлык исемнәрен ике телдә языйк. Алайса гел яртылаш. Әйдәгез, бу мәсьәләдә нокта куйыйк. Үзебез эшләмибез, аннары үзебез канәгать түгел. Тулаем алганда, 100 еллыкка әзерләнү буенча эш бара. Юбилейны лаеклы каршы алырбыз дип ышанам", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе .

Татарстан Президенты бу тәкъдимнәрне карар проектына кертүне сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100