news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев: “Универсиаданың Казанда узуы, Татарстан спорты үсешенә йогынты ясачак”
Универсиада уеннары өчен төзеләчәк спорт корылмалары, киләчәктә студентчылык ихтыяҗлары өчен файдаланылачак, дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Казан Кремлендә, Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) делегациясе әгъзалары белән очрашуыннан соң, журналистларга җитди әңгәмәнең нәтиҗәләре билгеле булды.
Минтимер Шәймиев каләм ияләренә билгеләп узганча, бүген Казанда, 31 нче майда Брюссельдә Универсиаданың кайда узачагы өчен тавыш бирү алдыннан, күптән көтелгән комиссия эшли башлады. Мәгълүм булганча, 2013 елда XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада хуҗабикәсе исеменә көрәштә Көньяк Кореянең Гван Джу, Испаниянең Виго һәм Россиянең Казан шәһәре көч сынаша. “Без, үзебезгә карата ышаныч хисе уяту буенча билгеле бер юлны уздык инде. Үткән елда безгә Универисиада-2011 башкаласы исеме өчен көрәштә ике тавыш җитми калган иде. Ләкин без артык борчылмадык, киресенчә, үзебезнең дөньякүләм орбитага керә алуыбызны аңладык. Бер ел вакыт эчендә тагын да җитдирәк әзерлек башладык һәм кабат үзебезнең омтылышларыбыз турында игълан иттек. Бәяләү комиссиясе йомгак чыгарганда, иң яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез”, - дип белдерде республика Президенты.
“Универсиаданың Казанда узуы, Татарстанда спорт үсешенә тагын да зуррак йогынты ясаячагына минем шигем юк”, - ди Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, заманча проектлар буенча яңа спорт корылмаларын сафка бастырып, без теләсә-кайсы вакытта югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итү өчен үзебезгә “яшел ут” ачабыз. “Казанда Универсиада уеннары өчен төзеләчәк 10 мең кешегә исәпләнгән “спорт авылчыгы”, киләчәктә студентчылык ихтыяҗлары өчен файдаланылачак. Студентларга биредә ял вакытын уздыру, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудырылачак. Универсиада башкаласы итеп, Казан сайланса, бу безнең өчен икенче сулыш булачак”, - дип саный Минтимер Шәймиев.
Стефан Берг та очрашу уңаеннан үз фикерләре белән уртаклашты. “Кичәге көннән башлап, ил җитәкчелеге белән җитди сөйләшүләр оештырылды. РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм республика җитәкчелеге ниятләренә караганда, чыннан да, Казан Универсиаданы үзендә кабул итүгә ныклап әзерләнә. Безгә Россиянең Универсиаданың Казанда узуына булышлык итүен белү бик мөһим иде. Беренче уй-кичерешләрем гаять уңай”, - дип ассызыклый ФИСУ башкарма комитет вице-президенты.
Казанда һәм республикада заман таләпләренә җавап бирерлек спорт корылмалары төзелеше бара. Аларның гомуми саны 8506 ны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Казанда Теннис академиясе, Су спорты төрләре, стендка ату, кара-каршы сугыш үзәкләре, 50 мең утыру урыны булган футбол стадионы төзелә. Бүгенге көндә 2013 елгы Универсиадага әзерлек, ТР Хөкүмәте өчен масштаблы илкүләм проект булып санала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot