news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев турында китап яңадан нәшер ителгән

Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча, “Президент Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет” китабының барлык тиражы бүләк буларак, ТР Милли китапханәсенә тапшырылган

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Рамил Минһаҗевның һәм Илһам Кыямовның 2002 нче елда дөнья күргән “Президент М.Ш.Шаймиев: социально-психологический портрет” китабы “Президент Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет” исеме астында татар теленә тәрҗемә ителеп, “Идел-пресс” полиграфия-нәшрият комплексында бастырылды.

Китапта ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиевның социаль-психологик портреты ачыла: характер, активлык, эмоциональ үзенчәлекләр, фикерләү, аралашу һәм элемтәләр, лидерлык, “мин концепциясе” һәм үзбәяләнү, тормышка һәм сәясәткә карашы. Китап киң даирә укучылар өчен яңадан бастырылган.

Тәрҗемә һәм яңадан нәшер итү идеясе авторлар – КФУ профессоры, физика һәм информатика теориясе һәм укыту методикасы кафедрасы җитәкчесе Рамил Минһаҗевныкы һәм Әлмәт дәүләт нефть институтының икътисад кафедрасы профессоры Илһам Кыямовныкы.

Авторлар фикеренчә, китапны татар телендә бастыру - бу танылган ватандаш турында тикшеренүне татар укучыларына туган телдә ирештерү теләге нәтиҗәсе. Бәлки, кайберләре, бигрәк тә, яшьләр, ниндидер яклары белән аңа ошарга теләрләр, шул вакытта яңа лидерлар барлыкка киләчәк.

Рамил Минһаҗев һәм Илһам Кыямов фикеренчә, узган 10 ел Минтимер Шәрип улының шул вакыттагы кебек үз-үзенә, халкына һәм ватанына, үз кыйммәтләренә һәм иделалларына тугъры калуын раслады.

“Без беренче чыккан китаптагы бер сүздән дә, бер фикердән дә, бер бәядән дә баш тартмыйбыз”, - дип ассызыкладылар алар.

Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча, “Президент Минтимер Шәймиев: социаль-психологик портрет” китабының барлык тиражы (1400 данә) бүләк буларак, ТР Милли китапханәсенә тапшырылган һәм алар аның филиаллары буенча таратылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot