news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев туган телне хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһимлен әйтте

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә катнашты.

Минтимер Шәймиев туган телне хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһимлен әйтте
tatarstan.ru

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда үз туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.

«173 милләт вәкиле яши торган Татарстанда милләтара һәм мәдәниятара татулыкны саклап калу һәм үстерү, яшь буынны телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген кабул итүче, тарихи мирасына сак караучы итеп тәрбияләү бик мөһим», — диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, Россия мәгариф системасында 100 тел өйрәнелә, Россиянең 22 республикасында, рус теленнән тыш, туган телләр дәүләт теле сыйфатында беркетелгән.

«Җәмгыятьнең белем бирү таләбе һәр дәүләт өчен мөһим булып тора. Күпмилләтле Россия өчен — бу төп проблема, бигрәк тә безнең ил халыклары телләренә килгәндә», — диде ул.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, РФ Конституциясе барлык халыкларга туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукы бирә. «Күптән түгел бөтен ил белән без бу төзәтмәләрне кабул иттек һәм Төп законда беркеттек. Шуңа күрә РФ Конституциясенең әлеге хәле тайпылышсыз гамәлгә ашырылачагына ышанасы килә», — диде ул.

«Бер генә дәүләт һәм ведомство да хәзер Төп законны үтәмичә калмас дип өметләнәбез, өстәвенә 69нчы маддәдә дәүләт илнең барлык халыклары һәм этник җәмгыятьләренең мәдәниятен һәм көнкүрешен яклый, тел һәм этнокультура күптөрлелеген саклауны гарантияли, дигән пункт өстәлгән. Моны бозып булмый. Безгә РФ гражданнарына, нинди вазифада булуга карамастан, Төп законны үтәргә кирәк», — дип өстәде Дәүләт Киңәшчесе.

Агымдагы елның 1 сентябреннән «Мәгариф турында» федераль законга төзәтмәләр кертүче закон проекты үз көченә керә, дип искәртте Минтимер Шәймиев.

«Шуңа бәйле рәвештә мәктәп, көллият, югары уку йортларының 2021 елның 1 сентябренә кадәр тәрбия һәм социаль эш программалары әзерләү өчен вакыты булачак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары җитәкчеләре, федераль структуралар белән берлектә, конструктив эш алып барырга һәм үзара аңлашуга ирешергә тиеш», — дип йомгаклады ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100