Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев “Труд” газетасы герое булды
Минтимер Шәймиев “Труд” газетасы герое булды
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевкә “Труд” газетасы герое исеме бирелде. Бүген әлеге бүләкне Казан Кремлендә Илбашына “Труд” газетасының баш редакторы Валерий Симонов тапшырды.
“Труд” газетасы традиция буенча ел саен басманың туган көне алдыннан, “Труд”ның укучылары ихтирамын һәм мәхәббәтен казанган шәхесләр исемлеген баетуны күркәм гадәткә әйләндерде. Агымдагы елның 17 нче февралендә газетада “Труд” геройлары” сәхифәсе астында 10 кешенең исеме басылып чыга. Алара арасында республика Президенты – Минтимер Шәймиев. Мактаулы исемгә лаеклы дип табылган лауреатларны газета укучыларына илнең күренекле шәхесләре тәкъдим итә. Татарстан башлыгы турында Мәскәү һәм Бөтен Россия Патриархы Алексий II түбәндәге фикерләрен бәян итте: “Минтимер Шәймиевне сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрдә дә республика һәм аның халкы иминлеге өчен янып-көеп яшәүче яхшы җитәкче буларак яхшы беләм... Минтимер Шәймиевнең ерак киләчәкне күзаллап алып барган сәясәте һәм намуслы тырышлыгы өчен, күпмилләтле Татарстанда ике дин – Православие һәм Ислам арасында тыгыз хезмәттәшлекнең бай тәҗрибәсе тупланганы сөендерә. Кунакчыл Татарстанда берничә мәртәбә булып, мин моңа шәхсән үзем инандым... Татарстан Президентын Россиядә һәм дөньяда ватанпәрвәр түрә рәвешендә кабул итәләр. Җаваплы тәхеттә җитди вазифа башкарып, ил дилбегәсен иярләүдә Минтимер Шәймиевкә тапкырлык, сабырлык һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме теләп калам”, - диелә тәкъдим сүзләрендә.
Очрашу тәмамланганнан соң, Валерий Симонов Татарстан журналистларына ике сәгатькә сузылган эчтәлекле очрашуның нечкәлекләрен бәян итте. “Илдә абруе аеруча югары булган шәхесләр адым саен очрамый. Күпсанлы ышандыру көченә ия нотыклар сөйләнеп кенә түгел, ә җитди гамәлләр аша зур мәртәбә яуланган. Әлбәттә, шундый зур дәрәҗәдәге сәясәтче өчен безнең басма бүләге әллә ни әһәмияткә дә ия түгелдер, әмма дә ләкин безнең газета өчен дәрәҗәле шәхесләрне бүләк лауреатлары итеп тәкъдим итү – зур горурлык”, - дип, Казан кунагы Минтимер Шәймиевнең акыллы җитәкчегә хас сыйфатларына соклануын белдерде.
Валерий Симонов хәбәр итүенчә, кызыклы очрашу җимеше булып, “Труд” газетасында дөнья күрәчәк саллы гына күләмдә интервью булачак. “Интервьюда икътисад, сәясәт мәсьәләләреннән алып, “Рубин” футбол командасы проблемаларына кадәр яктыртылачак. “Һәртөрле мәсьәләләр буенча фикер алышуда Минтимер Шәймиев үзен кызыклы әңгәмәдәш буларак исбатлады”, - ди “Труд” мөхәррире.
Валерий Симонов әйтүенчә, лауреатларга укучылар тавыш бирә икән, сайлау нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. “Гадәттә исемлектә икедән артык сәясәтче очрамый иде. Ләкин башка кандидатуралар буенча сораулар туса да, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә мөнәсәбәттә укучылар һәм редакция фикере бердәм булды”, - дип ассызыклады ул.
Көнлек гомуммилли иҗтимагый-сәяси “Труд” газетасы 1921 елдан бирле Россиядә генә түгел, СНГ илләрендә басылып килә. Гомумфедераль тираж якынча 631 мең данәне тәшкил итә, Татарстанда язылу тиражы 14, 63 мең данәдән гыйбарәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз