news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты

ТР Дәүләт Киңәшчесе сайлауларга күтәренке кәеф белән килүен белдерде

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген иртән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән хәләл җефете V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирүдә катнашты. Минтимер әфәнде һәм Сәкинә ханым Шәймиевләр Казан илкүләм тикшеренү технология университеты бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогында тавыш бирде.

“Татар-информ” МА на участок сайлау комиссиясе вәкилләре белдерүенчә, 10 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, бу участокта 161 сайлаучы тавыш биргән, ә бу округ буенча гомуми теркәлгән сайлаучылар 1,5 мең кеше тәшкил итә.

Минтимер Шәймиев, тавыш биргәннән соң, журналистларның сорауларына җавап тотты. “Мин сайлау алды чорын бик игътибар белән күзәттем. Хакимият органнары һәм партия вәкилләренең халык белән очрашуы ошады. Күзгә-күз очрашып сөйләшү, ил эчендә һәм аннан читтәге вәзгыятьне аңлату урынлы булды дип уйлыйм. Бүген халыкның нинди кыенлыклар белән очрашуын, нинди проблемаларны хәл итү зарурлыгын белү бик мөһим. Сайлаулар уңышлы узар дип уйлыйм”, - диде М.Шәймиев. Халык тарафыннан сайланган партияләргә, сайлау алды кампаниясенә кадәр биргән вәгъдәләрен чынга ашыру өчен күп эшләргә туры киләчәк, диде ул.
“Сайлаулар һәр биш ел саен уза. Сәяси тормышта актив катнашырга, җәмгыятьнең актив әгъзалары булырга теләүчеләр киләчәк турында уйларга тиеш, бу бигрәк тә яшьләргә кагыла”, - дип билгеләп үтте М.Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, бүген Татарстан зур фәнни, сәнәгать, интеллектуаль потенциалга ия. “Үз-үзеңә ышану һәм шул позиция белән эш алып бару зарур, ә моный өчен безнең ныклы нигез – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып бара торган курс бар. Аның “Бердәм Россия” исемлеген җитәкләве яхшы. Бердәмлек, килешү аша киләчәктә эш алып бару өчен шулай кирәк иде,” - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, безнең ил, киләчәктә гел үзгәреп торучан дөньяда уңышлы үсеш алу ресурсларына бай.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100