news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “Тормыш дәрәҗәсенең үсеше алгарышлы игелекле мөнәсәбәт белән үрелеп барырга тиеш”

Минтимер Шәймиев: “Тормыш дәрәҗәсенең үсеше алгарышлы игелекле мөнәсәбәт белән үрелеп барырга тиеш”

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). “Хәйрия елы барышында мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелеп кенә калмады – җәмгыятьтә аларның язмышына карата игътибарлы мөнәсәбәт чагылыш таба башлады”. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында әнә шундый фикерне белдерде.

“Битарафлар саны азая бара. Бу – Хәйрия елының төп бурычларыннан берсе. Быелгы елның төгәлләнүе аның белән бергә Хәйрия елының да тәмамлануын аңлатмый, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы. – Хәйрия елын игълан итеп, без аңа кылган гамәлләребез белән дә үзенчәлекле импульс бирергә теләдек”.

“Моңарчы мохтаҗларга ярдәм итү үз агымына куелган иде. Ягъни, кемдер ярдәм итәргә теләсә дә теге яки бу очракта нәрсә таләп ителүен һәм әлеге ярдәмнең конкрет кемгә кирәк булуын белмәде. Нәтиҗәдә, кемдер моңа мохтаҗ булмаса да күпне алды, ә кемдер, гомумән, бернәрсәсез калды, - дип дәвам итте М.Шәймиев. – Бу – дөрес түгел, һәм шунлыктан без бу эше координацияләргә, шулай ук хәйриячеләрнең һәм ярдәмгә мохтаҗларның бердәм реестрын булдырырга карар кылдык. Ягъни, шартлы рәвештә “ихтыяҗ” һәм “тәкъдимне” билгеләп, аларны берләштерергә ниятләдек. Реестр гел яңартылып тора һәм без аны алга таба да актив кулланырга уйлыйбыз”.

ТР Президенты сүзләренә караганда, тагын бер үрнәк хезмәткә сәләтле инвалидларга ярдәм итү белән бәйле. “Минем карашымча, хезмәткә сәләтле инвалидларга бер тапкыр гына уздырыла торган хәйрия акцияләре ярдәм итә алмый. Аларга мөстәкыйль рәвештә үзләре акча эшләп тапсын өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә эре предприятие җитәкчеләре белән актив рәвештә тикшерелә”.

“Җыеп кына әйткәндә, күчеш чорындагы барлык кыенлыкларга карамастан, безнең җәмгыятьтә мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкинлеге булган кешеләр барлыкка килде һәм матди яктан гына түгел, - диде республика башлыгы. – Үз вакытында әйтелгән җылы сүз, хәлгә керү һәм матди ярдәм күрсәтү могҗиза тудырырга сәләтле. Тормыш дәрәҗәсенең үсеше бер-береңә карата алгарышлы игелекле мөнәсәбәт белән үрелеп барырга тиеш. Әгәр бу турыда һәркем уйланса, без тагын да мәрхәмәтлерәк булачакбыз”.

news_right_1
news_right_2
news_bot