news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев ТНВ каналындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә киңәш итте

Илшат Әминов Дәүләт Киңәшчесе белән килеште, тапшыруның гадиләштереләчәген әйтте.

Минтимер Шәймиев ТНВ каналындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә киңәш итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалындагы “Переведи” тапшыруын гадиләштерергә кирәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар яшьләре белән очрашуда шундый киңәш бирде.

“Ул тапшыруны алып баручы әйбәт егет, тырыша ул, әмма мин гомердә ишетмәгән сүзләрне бирә ул. Гадиләштерергә кирәк. Гомергә беркемнең әйткәне булмаган сүзләр бар анда. Аның белән баш ватканчы, гади сөйләм телендә өйрәнү кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директорына. Илшат Әминов Дәүләт Киңәшчесе белән килеште, тапшыруның гадиләштереләчәген әйтте.

Әминов телевидениедә тиздән “Яңа дәвер” дигән программа эфирга чыгачагын хәбәр итте. “Бөтен татар альтернатив музыкасын җыярга телибез”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100