news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Тимур Акулов чит илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда күп эшләде

Бүген Казанда Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловны соңгы юлга озаттылар.

Минтимер Шәймиев: Тимур Акулов чит илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда күп эшләде
Рамиль Гали

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тимур Акулов - чит илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда күп эшләгән кеше. Бу хакта бүген  Тимур Акулов белән хушлашу чарасында аның замандашлары һәм коллегалары әйтте. Кайгы  мәрәсимендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Юрий Камалтынов, Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, ТР Ветераннар советы рәисе Ирина Терентьева һ.б. катнашты. 

Киң җәмәгатьчелек - депутатлар, сәясәтчеләр, иҗат һәм дин әһелләре Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловны соңгы юлга озатты. Мәрхүм белән хушлашу өчен Кариев театрына йөзләрчә кеше килде.

Матәм чарасын Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев ачып җибәрде.

“Язмыштан узмыш юк. Шуңа карамастан, Тимур Юрьевичның безнең арадан иртә китүе аянычлы. Әгәр дә дәүләт эшендә эшләмәсә дә, иманым камил, Тимур Юрьевичны күреп белгән, аның белән сөйләшеп калган һәр кеше бүгенге кебек хушлашырга килер иде. Аның иң зур сыйфаты - кешеләрне ярату сыйфаты. Кемнән генә сорама, аның турында барысы да бер сүз әйтә: "Нинди яхшы кеше иде!" Бу - иң зур бәя. Ул дөньяда тирән эз калдырды", - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе Тимур Акуловның профессиональ сыйфатларын да телгә алынды. 

"Үзгәртеп кору елларында Тимур Юрьевич - үзенең әзерлеге белән зур эшләр башкарган кеше. Ул гарәп, инглиз, үзбәк, татар, рус телләрен камил белә иде. Аның әзерлекле булуы аркасында, чит илләр белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдык. Бу - иң зур эз. Бар халкыбыз исеменнән рәхмәт сиңа! Бу эз югалырга тиеш түгел. Син үз эшеңне эшләдең. Тыныч йокла!" - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Акуловның киләчәккә планнары турында искә алды. 

“Бүген кайгылы очрашуга җыелдык. Без бүген дустыбыз, коллегабыз, озак еллар бергә эшләгән иптәшебез белән хушлашабыз. Без Тимур Юрьевичның каты авыруга дучар булуын белдек. Әмма мондый вакытта нәрсәгә дә булса өметләнеп яшисең бит ул, авыру кире чигенер дисең. Тимур Юрьевичны да терелер дип уйладык. Ул үзе дә шул өмет белән яшәде. Оныгын аякка бастырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булыр дип ышанды. Әмма бүген ул безнең арабызда юк инде. Аның профессиональлеге, эшлекле мөнәсәбәтләре турында бик озак сөйләп була. Иң мөһиме шул: аның барлык профессиональлек сыйфатлары кешелек сыйфатларыннан килеп чыккан иде. Ул эчкерсез булды, үз йөзе бар иде, һәркем белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәде. Бу сыйфатлары аның бигрәк тә халыкара очрашуларда күренде. Тимур Юрьевичның сүзе үтте, ул һәр сөйләшүдән җиңүче булып чыга иде, ышандыра белү сәләте көчле иде анда. Ул үзенә көчле команда җыйды. Ул җыйган Департамент - бүген Президент Аппаратының көчле командаларының берсе. Алар бер-берсе белән ярты сүздән аңлашып эшләде. Анда аның фикердәшләре һәм көрәштәшләре. Тимур Юрьевич ачык кеше иде, хезмәттәшләренең уңышка ирешүләрен теләде һәм шул ук вакытта таләпчән дә булды.Иртә китүе кызганыч. Аның планнары зурдан иде. Бу – безнең өчен зур югалту”, – диде Камалтынов.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген баш хәрефтән язылырлык бөек шәхесне югалтуыбызны билгеләп узды.

“Бүген без баш хәрефтән язылырлык Дәүләт эшлеклексен соңгы юлга озатабыз. Тимур Акулов 90 еллар башында ук, иң болганчык дәвердә, яңа төр эшчәнлек булдыру бурычы алган, Татарстан республикасы өчен яңа мөнәсәбәтләр булдырган кеше. Аның зирәк акылы, интеллект һәм сөйкемлелеге, телләр белүе һәм башка талантлары аркасында, республикада тышкы икътисади мөнәсәбәтләр системасы булдырылды. Бүген Татарстан югары бәяләнә һәм халыкара аренада аерым дәрәҗә тота. Тимур Юрьевич тарафыннан күпсанлы килешүләр төзелүгә ирешелде, күпсанлы сөйләшүләр алып барылды. Болар барысы да яңа партнертлык, яңа проектлар булдыруга, республика үсешенә китерде. Бүген без шушы хезмәтләрнең уңышын күрәбез һәм Тимур Юрьевич куйган югары стандартларга таянып эшләргә тиеш булабыз. Тимур Юрьевич – югары белемле, тәртипле, югары интеллигентлы шәхес. Ул безнең хәтерләрдә һәрвакыт шулай булып калачак”, – диде министр.

Тимур Акулов - Казан университы белән бәйләнештә булган мөгаллим. КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов бүген университет та зур югалту кичергәнен белдерде.

“Тимур Юрьевич - 1982-91 елларда безнең университет белән бәйле булган шәхес. Ул шат күңелле, оптимист кеше булды, һәркем белән уртак тел таба алды. Шуңа күрә аның студентлар белән дә мөнәсәбәтләре яхшы иде. Аларга ул чит илләрдәге эшчәнлекләре турында кызыклы итеп сөйли иде. Студентлар аның дәресләренә яратып йөрде. Тимур Юрьевич белән теләсә нинди темага сөйләшеп, теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була иде. Республика органына эшкә күчкәч, без аны горурланып күзәттек.

ТР Президент Аппаратының Ветераннар Советы рәисе Ирина Терентьева Тимур Акулов белән бергәш эшләп калуына шатлануын әйтте.

“Бүген без эшкә тугрылык өлгесе булган кеше белән хушлашабыз. Тимур Юрьевич һәрвакыт югары нәтиҗәләргә омтылып эшләде. Үз эшенең остасы иде. Бергә эшләгән дәвердә мин аның уникаль оештыру сәләтенә шакката идем. Аның оештыру сәләте, уникаль кешелеклелек сыйфатлары аркасында, безнең республика халыкара сферада беренче адымнарын ясады. Мин аның республика хөкүмәте институты төзегән чакларын беләм. Ул кешеләрне берләштерә алу сәләтенә ия иде. Аның тормыш дәресләре күпләр өчен тормыш терәге булды. Тимур Юрьевичның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак”, – диде Ирина Терентьева

Сүз әйтергә билгеләнгән затларның чыгышларыннан соң, сәхнәгә Тимур Акуловның укучысы – Фәридә Эшкиниева күтәрелде.

“Мин курсташларым, студентлар исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерми кала алмадым. Тимур Юрьевич безгә фәнни коммунизм нигезләрен төшендерде, төркемебезнең кураторы иде. Студентларның төрле чараларында бик теләп катнашты ул. Безнең тормышыбызда Тимур Юрьевич булган өчен без бик бәхетле”, – диде кичәге укучысы.

Җеназа намазыннан соң Тимур Акуловны Иске татар бистәсе зиратына җирләделәр.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Казанның бер урамына Тимур Акулов исеме бирелергә мөмкин һәм Фәндәс Сафиуллин Тимур Акуловка герой исеме бирергә тәкъдим итә дип язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100