news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: Телләрне белү проблемасы Россиянең башка милли төбәкләрендә дә бар

Казанда IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышы уза.

Минтимер Шәймиев: Телләрне белү проблемасы Россиянең башка милли төбәкләрендә дә бар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Телләрне белү мәсьәләсе Россия Федерациясенең башка милли төбәкләрендә дә бар, бу халыкара дәрәҗәдәге проблема. Бу хакта бүген Казанда үтә торган IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессының пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятләр арасында диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Телләрне белү һәм аларны саклау мәсьәләсе Татарстан Республикасында гына түгел, шулай ук Россия Федерациясенең башка милли төбәкләрендә дә бар, бу Россия күләмендәге түгел, халыкара дәрәҗәсендәге проблема. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясының 2019 елны Халыкара җирле халыклар телләре елы дип игълан итүе очраклы түгел. Бу бик вакытлы карар”, - диде Минтимер Шәймиев.

“IV Бөтенроссия ЮНЕСКО кафедралары конгрессы Россия һәм чит ил мәгарифе өлкәсендәге тәҗрибәләр уртаклашу мәйданы булып, көчләрне берләштерү бөтен дөньяда сыйфатлы белем бирүгә ярдәм итәчәк”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot