news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Татарстанның Лениногорски районында булды
ТР Президенты районда яшәүчеләрнең бер генә соравын да игътибардан читтә калдырмаска вәгъдә бирде
Скопировать ссылку
(Лениногорски районы, 15 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның Лениногорски муниципаль районында булды.
Эш сәфәре барышында республика башлыгы “Ялтау” агрофирмасы ҖЧҖнең дуңгызчылык комплексы белән танышты. “Ялтау” – Лениногорски һәм Иске Иштирәк дуңгызчылык комплексларын, шулай ук катнаш азык заводын берләштерүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Леноногорски бүлегендә 12 мең баш терлеккә исәпләнгән 11 корпус бар, бүгенге көндә биредә 11582 баш дуңгыз асрала. 2009 елда 2544 тонна дуңгыз ите сату ниятләнә, бу 2008 елга караганда 1019 тоннага яки 40 процентка артыграк. Дуңгыз итен сатуның төп төбәкләре – Татарстан, Димитровград һәм Самара.
“Идея Юго–восток” технопаркы республика башлыгы танышкан икенче объект булды. Аны “Татнефть” ААҖ һәм “Идея” инновация–җитештерү технопаркы” ААҖ гамәлгә куйган. Технопарк карамагында гомуми мәйданы 37993,3 квадрат метр тәшкил иткән 3 җитештерү мәйданчыгы бар. Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта “Идея” инновация–җитештерү технопаркы” ААҖ 41 арендатор белән килешү төзегән, аларның 17 се – шәхси эшкуарлар.
“Без бу технопаркны зур оптимизм белән ачтык, аннары артка чигенү күзәтелде, әмма үсеш перспективалары бар”, – дип ассызыклады ТР Президенты, технопарк арендаторлары составына керүче “АгроИдея” ҖЧҖнең җитештерү комплекслары белән танышканда. Әлеге уңайдан шуны искәртергә кирәк, формалашу чорын узып, “АгроИдея” ҖЧҖ ышанычлы адымнар белән киләчәккә атлый. Компаниянең бердәм җитештерү комплексы авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгаруда тулы бер технология циклын колачлый.
Республика башлыгы шулай ук шәһәрдәге капиталь ремонт үткәрелгән һәм социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортларны карады.
Моннан тыш, Минтимер Шәймиев шифалы су һәм җиләк–җимеш эчемлекләре эшләп чыгаручы “Агропак–Татарстан” предприятиесенең эше белән танышты. Быелның май аенда биредә шифалы су һәм җиләк–җимеш эчемлекләре эшләп чыгару, шешәгә тутырылган су җитештерү линиясен файдалануга тапшыру производствосы тулысынча яңадан җиһазландырылган. Киләчәктә предприятие продукция эшләп чыгару күләмен ел саен арттырырга ниятли.
ТР Президенты Лениногорски политехника көллиятендә дә булды. Бүгенге көндә әлеге көллият хаклы рәвештә төбәктәге иң популяр уку йортларының берсе санала, аның көндәшлеккә сәләтле, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә яхшы базасы бар. 56 ел эчендә биредә 20 меңнән артык эшче һәм хезмәткәр әзерләнгән, алар халык хуҗалыгының барлык өлкәләрендә диярлек хезмәт куя.
Эш сәфәре барышында Минтимер Шәймиев район халкы белән аралашты, биредә яшәүчеләр ТР Президентына үзләрен борчыган проблемалар хакында сөйләде. “Проблемалар һәрвакыт булачак. Без аларны хәл итәргә тырышабыз”, – диде Минтимер Шәймиев һәм районда яшәүчеләрнең бер генә соравын да игътибардан читтә калдырмаска вәгъдә бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2