Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: “Татарстанны газлаштыру җирдәге җәннәт булды”
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе заманында республиканы газлаштыру мәсьәләсе ничек хәл ителүе турында искә алып сөйләде.
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтен Татарстанга газ кертү җирдәге оҗмахка тиң. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев бу хакта “Яңа гасыр” телеканалында Илшат Әминов белән уздырылган “Минтимер Шәймиев. Хатага хокуксыз” (“Минтимер Шәймиев. Без права на ошибку”) тапшыруында белдерде.
“Газлаштыру фантастика булды ул, шулай дип әйтергә дә курыкмыйм. “Газпром”ның беренче рәисе Рэм Вяхирев иң болгавыр заманда “минем килеп карыйсым килә” диде. Аның белән мөнәсәбәтләребез яхшы иде. Шул вакытта ул безгә “Себердә эшләп килгән шундый яхшы татар егетен Кантюковны бирәм. Миңа гомер буе рәхмәтле булачаксыз”, диде. Бу чыннан да шулай булып чыкты”, – дип искә алды Минтимер Шәймиев узган гасырның 90нчы елларындагы вакыйгаларны.
“Бу эшкә ышану авыр. Рэм Иванович миңа “газовикларга түләргә акча юк. Сезнең бурычларыгыз зур”, ди. Ә без бит чыннан да елына 14-15 миллиард куб метр газ файдаланабыз. Без – эре кулланучылар. Әмма ул дәүләт кешесе, безнең дә акча юклыкны аңлый иде. “Нәрсә эшлибез?” ди. “Без авылларда газлаштыру планлаштырабыз, без барысын да эшлибез, бездә полиэтилен торбалар җитештерелә, тотрыклы предприятиеләр бар, нинди бурыч куйсаң, шуны үтиләр. Әйдәгез, бурыч хисабына Татарстанны газлаштырыйк. Аннары безнең предприятиеләрнең бурычлары хисабына сезнең баланска күчерербез”, дидем. “Барысын да эшлибез”, диде. Ул бүтән юл булмавын аңлады. Мондый юл белән ул газлаштыру буенча планнарын башкара, моннан да отышлырак, уңышлырак карарны табуы кыен иде”, – дип, Минтимер Шәймиев моны ике якны да канәгатьләндергән уникаль механизм дип атады.
“Без бөтен газ челтәрен предприятиеләрнең бурычлары хисабына “Газпром” балансына бирдек. Без бурычлардан котылдык, республиканың газлаштырылуына ирештек. Рэм Иванович башта бераз ризасызлык күрсәтте дә, аннары ул да канәгать булды. Без бөтен көчне шуңа бирдек. Хакимият башлыкларын да халык белән сөйләшергә үгетләдек – халык үгез симертеп, шул акчага йортка газ кертүне сорадык. Шундый программа бар иде. Мин моны җирдәге җәннәт дип атыйм. Без тизәк белән җылыта идек. Без, балалар, пичкә ягу өчен кирпеч-кирпеч тизәк әзерли идек. Авылларда мунча ягучыга да чиратлап керәләр иде юынырга. Җылының бәһасе бик зур иде. Кечкенә чакта өйнең ишеген озак ачып керсәң дә, арт якка эләгә иде. Тормыш шундый иде”, – дип балачак хатирәләрен яңартты Дәүләт Киңәшчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз