Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: «Татарстанның эре компанияләре дөнья икътисады шартларына ныграк җайлашты»
Минтимер Шәймиев: «Татарстанның эре компанияләре дөнья икътисады шартларына ныграк җайлашты»
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Икътисадны торгызу буенча кредит институты - KfW” банк төркеме (Германия) идарәсе рәисе Ингрид Маттеус-Майер белән очрашты.
Казанга визиты барышында Ингрид Маттеус-Майерны “KfW” банк төркеменең берничә вәкиле – Ауропа төбәгендә финанс секторын үстерү идарәсе җитәкчесе Клаус Глаубитт, Россия вәкиллеге башлыгы Даниил Алгульян, проект-менеджер Эльвира Леттинг һ.б. озатып йөри. Очрашуда республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов һәм Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин бар иде.
“KfW” банк төркеме 1948 елда Германия Федератив Республикасында төзелгән һәм сугыштан соң Германиянең тернәкләнүендә, аеруча Маршалл планы кысаларында АКШ тарафыннан бирелгән акчаларны бүлүдә зур роль уйнаган. Хәзерге вакытта “KfW” ГФРның эре дәүләт кредит институты булып тора. Аның составына элеккеге Немец резерв банкы, инвестицияләр һәм үсеш буенча алман җәмгыяте (DEG) һәм экспорт финанслау банкы («KfW-Eximbank») керә. “KfW” банк төркеменең устав капиталы ГФР Хөкүмәте (80 процент) һәм Германия федераль җирләре (20 процент) взносы хисабына формалаштырылган. Группа активлары 360 миллиард евродан артыграк, бу ТРның еллык бюджеты күләменнән 180 тапкырга артыграк дигән сүз. 2006 елда “KfW” банк төркеменең уртак инвестицияләре 76,8 миллиард евро тәшкил иткән. Банк төркеменең штаб-квартирасы Франкфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан, анда 3,8 меңнән артык кеше эшли.
“KfW” банк төркеменең Татарстандагы эшчәнлегенең тарихы әле кечкенә. Әйтик, 2006 елның көзендә төркем “Спурт” АКБ белән төп чаралар алуга кече һәм урта бизнеска гомуми 8 миллион доллар күләмендә ике транш белән кредитлар бирүгә килешү төзеде.
Кунакларны сәламләп, Минтимер Шәймиев “KfW” төркеме җитәкчелегенә Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең Россия төбәкләре белән эшләүдә билгеле бер тәҗрибәгез бар инде. Әгәр сез безнең республикага килергә уйлагансыз икән, димәк без сезне нәрсә беләндер кызыксындырганбыз”, - дип фаразлады ТР Президенты. Ул алман компанияләре һәм фирмаларының республика тышкы икътисади эшчәнлегендә алдынгы урыннар биләвен, өстәвенә, Татарстанның ГФРның төрле җирләрендә эш тәҗрибәсен өйрәнүен ассызыклады. “Алман компанияләре пунктуальлек һәм бурычларын төгәл үтәүләре белән аерылып тора. Алар моның белән безнең тауар җитештерүчеләрне дә үзләре артыннан тарта”.
Республика башлыгы кунакларны Татарстанның икътисади потенциалы белән таныштырды, аграр сәясәт, кече һәм урта бизнес үсешенә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Ул Татарстан икътисадының Россиядәге уртача күрсәткечләрдән берникадәр аерылып торуын билгеләп үтте. Бу сәнәгый продукция, күрсәтелгән хезмәтләр, халык керемнәре күләменең тизләтелгән үсешендә, ныграк үсеш алган финанс институтларында чагыла. “Иң мөһиме -без бик кыен булса да, үзгәртеп кору елларында икътисадның түбән тәгәрәвенә юл куймадык”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстанда икътисадның нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше секторларына, шулай ук инновация бизнесына аерым игътибар бирелә. “Хәзер Татарстанның эре компанияләре дөнья икътисады шартларына ныграк җайлашты, - диде Минтимер Шәймиев. – Алар дөнья икътисадында үз бизнесларын ничек алып барырга икәнлеген белә, кредитлар җәлеп итә, эре проектларны гамәлгә ашыра. Дәүләтнең аларның язмышына карата борчулары кимеде”.
Очрашу тәмамлануга, Ингрид Маттеус-Майер һәм Марат Сафиуллин журналистларның сорауларына җавап бирде.
«KfW» башлыгы билгеләп үткәнчә, Россиядә алман банк төркеме эшчәнлеге шартлыча ике төп юнәлешкә бүленә: кече һәм урта бизнес белән эшләүдә төбәк банкларына ярдәм күрсәтү һәм төбәкләр, шәһәрләр тормышына кагылышлы инфраструктура проектларга ярдәм күрсәтү. Әйтик, «KfW» “Шереметьево”, “Храброво” (Калининград) аэропортларын төзекләндерүне, Мәскәүнең Көньяк-Көнбатышында чистарткыч су үткәргеч станция төзелешен финанслауда катнашты.
Ингрид Маттеус-Майер сүзләренә караганда, Россиягә сәфәрен әзерләү барышында аның бару ихтималы булган төрле төбәкләр каралган. Беренче чиратта, бу – Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград һәм Волгоград, чөнки «KfW» аларда үз эшчәнлеген күптән башкара. “Әмма миңа һәм хезмәттәшләремә Татарстан буенча күрсәткечләр, биредә ирешелгән икътисади уңыш нык тәэсир итте, - дип аңлатты Казанны сайлау сәбәбен кунак ханым. – Россияне миннән яхшырак белгән хезмәттәшләрем зур алгарышлы уңышлы төбәк буларак нәкъ менә Татарстанны тәкъдим итте. Мин моңа бик теләп риза булдым һәм бу хакта Германиядә дә сөйләячәкмен”.
Марат Сафиуллин бүгенге очрашу барышында Минтимер Шәймиев «KfW» җитәкчелегенә киләчәктә хезмәттәшлек өчен берничә өстенлекле юнәлеш, аерым алганда, банк төркеменең торак-коммуналь өлкә предприятиеләрен финанс савыктыруда катнашуын тәкъдим итте, дип белдерде. “Безнең өчен аның куәтле финанс институты булуыннан тыш, «KfW» төркеменең кредитларга өстәп, кадрлар әзерләү һәм проектларны техник тәэмин итү буенча саллы программалар тәкъдим итүе мөһим”, - дип ассызыклады ТР икътисад министры. Ул очрашу нәтиҗәләре буенча, ТР Хөкүмәте һәм алман банкирлары уртак эш төркеме төзиячәк һәм соңгысы хезмәттәшлек юнәлешләрен җентекләбрәк әзерләргә тиеш булачак, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз