news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “Татарстанның агросәнәгать комплексы алгарыш маршында”

Арчада ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2009 ел нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлары буенча фикерләштеләр

(Арча, 24 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Арчада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы коллегиясендә ТР агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең 2009 ел нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлары буенча фикер алыштылар.
Утырыш алдыннан республика Илбашына Урта Курса торак пунктында Арча районының халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм фермерлык хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителде. Районда 13864 шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Аларда 11539 баш мөгезле эре терлек, 8647 сарык һәм кәҗә, 477 ат асрыйлар. 125 га җир участогын 601 трактор эшкәртә. 2009 елда районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары 6531 тонна терлек һәм кош ите, 21,5 мең тонна сөт, 50 мең тонна бәрәңге, 260 тонна бал җитештергән. Районда 504 млн. сумлык 2553 ташламалы кредит алганнар.
Аннары Минтимер Шәймиев Рәис Камалиевның шәхси ярдәмче хуҗалыгы белән танышты. Ә хуҗалыкка республика Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм “Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы Алмас Нәзиров борынгы транспорт – чанага утырып барды. Камалиевның шәхси ярдәмче хуҗалыгы ит-сөт продукциясе җитештерә, хуҗалыкта 10 баш мөгезле эре терлек, 5 сарык, 100 тавык һәм каз бар. Ул хуҗалыкны үстерүгә 600 мең сум кредит алган.
Аннары ТР Президенты Сикертән торак пунктындагы “Ак Барс Агро” ҖЧҖ энергия саклаучы техника һәм материаллар күргәзмәсен карады. Коллегиядә катнашучыларга яңа техникадан тыш театральләштерелгән тамаша – татар туе күрсәтелде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы коллегиясендә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, инвестиция компанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.
“Гомумән алганда, Татарстанның агросәнәгать комплексы алгарыш маршында дип әйтә алабыз”, - дип белдерде коллегиядә Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, соңгы елларда ТР агросәнәгать комплексы тамырдан үзгәрешләр кичерде – заманча технологияләр кертелде һәм иң алдынгы техникалар кулланыла, игенчелек һәм терлекчелек тармагына караш, авыл халкының менталитеты үзгәрде. “Бу зур җиңүләрнең нәтиҗәләр белән раслануы шатландыра. Димәк, без дөрес юлда”, - дип белдерде ул.
ТР Президенты аеруча ТР агросәнәгать комплексы алга киткән илләрнең авыл хуҗалыгы үсеше дәрәҗәсенә җитте, дип билгеләп үтте. Барлык куелган бурычлар да үтәлә. Авыл халкының иң уңышлы эшләренең берсе Татарстан Россиядә азык-төлек кәрзине иң арзан булган төбәкләрнең берсе. Бу республика халкына елына 18 млрд. сум экономияләргә мөмкинлек бирә.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, ТР бюджетының 5 проценты агросәнәгать комплексы үсешенә юнәлтелә, Россиядә бу күрсәтскеч 1,5 процент тәшкил итә. Киләчәктә дә республика агросәнәгать комплексына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итәчәк. ТР Президенты район башлыклары каршына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә активрак ярдәм итү бурычын куйды, бигрәк тә кредит бирү һәм югары продуктлы терлек, кош, орлык сатып алу өлкәсендә.
Республика Илбашы фикеренчә, корылык үсемлекчелек өлкәсенә зур зыян сала. Узган ел Татарстан бу хәлне кичерде. 2010 елда елда бу стихия тагын да көчлерәк булырга мөмкин. Димәк, язгы кыр эшләренә тиешенчә әзерләнергә кирәк.
Утырышта Марат Әхмәтов үз докладында ТР агросәнәгать комплексының 2009 елгы төп эш күрсәткечләрен белдерде. 412,8 мең тонна терлек һәм кош ите, 1910,9 мең тонна сөт, 4,4, млн. тонна ашлык, 1,5 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,9 млн. тонна бәрәңге, 304,9 мең тонна яшелчә җитештерелгән. Татарстан Республикасы Россиянең 2,3 процент авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланып, 4,8 процент продукция җитештерә. Республикада азык-төлек продуктлары кәрзиненең минималь бәясе 1736 сум тәшкил итсә, РФ буенча уртача –2131 сум.
Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлекләрнең баш саны арткан. Бер елда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 26,4 меңгә, дуңгызлар 14 меңгә, сарык һәм кәҗәләр 4 меңгә арткан.
Министр фикеренчә, ТР агросәнәгать комплексы өчен 2009 ел инвестицион “тынычлык” елы булган. 2010 елда зур комплексларга кертелгән инвестицияләргә караганда күбрәк табыш китерәчәк хуҗалыкны үстерүгә кредитларны активрак бирергә кирәк. “Россельхозбанк” кредит портфелен 10–15 млрд. сумга арттырырга планлаштыра.
Марат Әхмәтов ТР агросәнәгать комплексының 2010 елга төп бурычларын билгеләде: бер сыердан уртача 5000 кг сөт савып алганда, сөт продукциясе җитештерүне 2 млн.тоннага җиткерү, 440 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерү.
Быелгы һава шартларына караганда җәйге корылык һәм язын туфракта дым запасы аз булырга мөмкин, дип ассызыклады министр. Быелгы язгы кыр эшләренең үзенчәлекләре бар. “Язгы дымны саклау әһәмияткә ия, шуңа күрә чәчү кампаниясен 10 көндә тәмамларга кирәк”,- дип белдерде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренчә, чәчү көненең алда барган һәр көне гектардан 1 центнердан артыграк уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә.
Министр фикеренчә, зур уңыш алу өчен хуҗалыкларны сыйфатлы орлыклар, минераль ашламалар, үсемлекләрне корткычлардан саклау чаралары белән тәэмин итәргә кирәк. Шулай ук техниканы үз вакытында һәм сыйфатлы әзерләү зарур.
Рөстәм Миңнеханов коллегиядә финанс кыенлыкларга карамастан, 2010 ел уңышы өчен 1 млрд. сум бюджет кредиты табылачак дип белдерде.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ашламалар сатып алуның иң оптималь схемасын эшли. ТР агросәнәгать комплексы заманча энергия саклаучы техника белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук ягулык-майлау материаллары өчен субсидия бирү җитди ярдәм булачак. “Республикада язгы кыр эшләрен яхшы үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100