news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев татарстанлыларны "Каравон" рус фольклор бәйрәме белән тәбрикләде

Минтимер Шәймиев татарстанлыларны "Каравон" рус фольклор бәйрәме белән тәбрикләде

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). «Каравон» рус фольклор бәйрәмен уздыру уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев республикабыз халкына мөрәҗәгать итте.

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән рус халкының кабатланмас фольклор бәйрәме «Каравон» белән котлыйм!

Моннан егерме еллар элек энтузиастлар тарафыннан яңадан торгызылган бу бәйрәм күпмилләтле Татарстанның мәдәни тормышына нык үтеп керде, Сабантуй кебек үк, республика гына түгел, гомумроссия масштабындагы вакыйга булып әверелде. Хәзер инде Рус Никольскиендагы атаклы әйлән-бәйләндә гомуми тарихи язмышка һәм рухи-әхлакый идеалларга ия төрле милләт вәкилләре кулга-кул тотынып күңел ача. Традицион җыр, бию һәм уен иҗатының һәркемгә аңлаешлы теле безнең игелек кылуга һәм гүзәллеккә булган күркәм омтылышыбызны берләштерә, бер-беребезгә ихтирамыбызны, ихласлылыкны арттыра. «Каравон»ның һәм аңа аваздаш халык бәйрәмнәренең олы социаль миссиясе нәкъ менә шунда дип ышанам.

«Каравон»ны бөтен Россиядә киң колач җәйгән Рус теле елында бәйрәм итү үзенә генә хас бер яңгыраш бирә. Бу бит авыл кешеләре күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән җанлы рус теленең кабатланмас, иң саф чишмәләренең берсе. Гасырлардан гасырларга күчеп килгән моңлы, озын рус көйләре бөтен дөньяга танылган композиторларга, шагыйрьләргә һәм рәссамнарга иҗат дәрте бирде, бөек полководецлар һәм гади солдатлар да, данлы казанышлар каһарманнары һәм гадәти хезмәт ияләре дә аннан илһам алдылар. Рус, татар һәм башка традицион мәдәниятләрнең күп гасырлар буена үзара тату яшәп һәм бер-берсен баетып туплаган әлеге мәдәни һәм рухи-әхлакый кыйммәтләренең республикабызда сакланып калуы һәм һаман ишәя баруы белән татарстанлылар хаклы рәвештә горурлана алалар. Үлемсез халык җырлары республика киңлекләрендә тагын да ераккарак яңгырасын, күңелле әйлән-бәйләнгә олысын-кечесен торган саен күбрәк җәлеп итсен!

Бу күркәм бәйрәмдә катнашучыларга, аның кунакларына күтәренке кәеф, җан тынычлыгы, исәнлек-саулык, иминлек һәм муллык телим. Күңелле «Каравон» килә, мәйдан бирегез!

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев

news_right_1
news_right_2
news_bot