news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе беренче полилингваль комплекс төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Минтимер Шәймиев: Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле
tatarstan.ru

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә "Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл” беренче полилингваль белем бирү комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Без беренче комплекс буенча төзелеш мәйданчыгына чыктык”, - диде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, Татарстан мондый проектларны сыйфатлы һәм вакытында гамәлгә ашырырга сәләтле.

Беренче комплексны 2020 елда тапшыру да әһәмиятле. Ул елда республиканың 100 еллыгы билгеләп үтелә. “Татарстан үсеше көндәшлеккә сәләтле мәгариф системасына бәйле. Яңа полилингваль комплекс — ул заманча белем бирү процессын үстерү юнәлешләренең берсе", — диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

Мәктәп төзелеше һәм 165 нче мәктәп бинасын реконструкцияләү эшләре бер үк вакытта алып барылачак, диде “Грань” подрядчы оешманың генераль директоры Леонид Анисимов.

Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100