news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “Татарстан сайлаучылары үз сәяси карашларын үзгәртми”

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика РФ Президентын сайлау нәтиҗәләрен бәян итте

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда РФ Президентын сайлауның башлангыч нәтиҗәләре хакында сөйләде.
Президент сүзләренә караганда, 12.00 сәгатькә эшкәртелгән беркетмәләр буенча, Дмитрий Медведев - 79,24 процент, Геннадий Зюганов – 12,93 процент, Владимир Жириновский – 5,55, Андрей Богданов 1,23 процент тавыш җыйган.
Сайлауга килү дәрәҗәсе 83,29 процент тәшкил иткән. ТР Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда яшәүче 2 миллион 831 сайлаучының кичәге сайлауларда 2,357 миллион кешесе үзенең гражданлык бурычын үтәгән. 13 мең татарстанлы сайлауларда беренче тапкыр катнашкан.
“Татарстан сайлаучылары үзләренең сәяси карашларын үзгәртми, - дип шәрехләде республика башлыгы сайлау нәтиҗәләрен. – Әйтик, ЛДПР бездә беркайчан да күп тавыш җыя алмады”. Президент сайлаучыларның активлыгы артуы һәм аларның республика шәһәрләрендә “Бердәм Россия” курсын яклавын да билгеләп үтте.
Мисал өчен, Татарстан шәһәрләрендә сайлауга килү дәрәҗәсе 81,9 процент тәшкил иткән, республика авылларында ул шактый артык – 96 процент. Дмитрий Медведев кандидатурасын шәһәр кешеләренең 74, ә авылда яшәүчеләрнең 93 проценты яклаган. Бу өлкәдә Нурлат һәм Яңа Чишмә муниципаль районында яшәүчеләр лидер булган. Биредә җиңгән кандидат өчен сайлаучыларның 99,2 проценты тавыш биргән.
Татарстанда сайлаучыларның килү дәрәҗәсе югары булуның сәбәпләре турындагы сорауга җавап биреп, Минтимер Шәймиев “Дмитрий Медведевтан кала тавыш бирерлек кеше юк иде” дип билгеләп узды.
“Кешеләр яхшыга өметләнә. Дмитрий Медведев үз алдында торган проблемаларны аңлый һәм аларны хәл итү юлларын да белә. Аның старт мөмкинлекләре бик яхшы. Уңышлы карар кабул итү өчен аның тәҗрибәсе дә, сәяси белеме дә җитәрлек”, - дип саный республика башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot