news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатлар сайлауда катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Боровое Матюшино бистәсендә сайлау участогында тавыш бирде.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатлар сайлауда катнашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлек вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендә сайлау участогына килеп, тавыш бирде.

Татарстанда көзге сайлаулар 11,12 һәм 13 сентябрь көннәрендә үтә. Республикада берьюлы 4 сайлау кампаниясе оештырылган: Татарстан Президенты һәм хакимиятнең җирле органнары депутатлар сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына сайлау.

news_right_1
news_right_2
news_bot