news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте

(Казан, 11 июнь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итте.
“Республикабызның Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабантуй белән ихлас күңелдән котлыйм!
Язгы сабан бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй табигатьнең җанлануын, игенченең фидакарь хезмәтен, кунакчыл һәм юмарт халкыбызның асыл хасиятләрен гәүдәләндерә. Бүген без авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чөнки көзен жыеп алыначак уңышның язмышы, тормышыбыз муллыгы аларның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә бәйле.
Борынгы милли гореф-гадәтләрне хәзерге заманның мәдәни бизәкләренә ялгаучы Сабантуй буыннар бәйләнешен һәм татар халкының бердәмлеген ачык дәлилли. Бәйрәм мәйданы яшь талантларга юл ача, туган телгә, мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияли, кешеләр арасында ихлас мөгамәлә корып, рухи аралашу мөмкинлеге тудыра. Сабантуйның тормышчан һәм дөньякүләм мәшһүр бәйрәм булуының сере нәкъ менә шунда.
Халкыбызның «Җиренә күрә - чишмәләре» дигән әйтеме бар. Татарстанда рухият, туганлык һәм татулык чишмәләре һичкайчан кипмәс-саекмас, Сабантуй исә безне игелекле гамәлләргә рухландыручы күңелле һәм нурлы тантана булып калыр дип ышанам.
Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Барчабызга да исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер һәм иминлек телим”, – диелә котлауда.


news_right_1
news_right_2
news_bot