news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев Татарстан хәйриячеләре белән очрашты

^Минтимер Шәймиев Татарстан хәйриячеләре белән очрашты

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәйриячеләр һәм социаль учреждение җитәкчеләре белән очрашты.

“Озак эшләү елларында беренче тапкыр без сезнең белән шушындый составта очрашабыз. Күрәсең, моның өчен җитлегү кирәк булган, өстәвенә, күркәм сәбәп тә бар – бүген мөселманнарның зур бәйрәме – Рамазан, ә иртәгә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ләкин бу көнне, 4 ноябрьдә гомумроссия бәйрәме булмаса, Татарстанда барыбер бәйрәм булыр иде, чөнки бу Казан Изге ана иконасы көне”, - Президент очрашуны ачып.

Яңа дәүләт бәйрәм турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев аның “халык бердәмлеге һәм татулыгы көне буларак күркәм традициягә әйләнүен” теләде.

Минтимер Шәймиев Халыклар бердәмлеге көне кысаларында яхшы традициягә нигез салырга тәкъдим итте, ягъни аның хәйриягә багышларга. Изге гамәлләр идеалы дип, ул гомере буе мохтаҗлык кичерүче балаларга ярдәм иткән эшкуар Әсгать Галимҗановны атады. Президент балаларны тәрбияләү һәм картлар турында кайгыртуга бөтен күңелләрен биреп эшләгән социаль учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде.

Бүген күпләр социаль учреждениеләргә ярдәм итүгә карамастан, республика бу өлкәдә система юк. Еш кына якын яисә күбрәк сөйләнгән учреждениеләргә ярдәм итәләр, ә күпләр мәхрүм кала, дип билгеләп үтте Президент. Минтимер Шәймиев хәйрия эшчәнлеген координацияләү өчен республика попечительләр советы төзергә тәкъдим итте. Муниципаль берләшмәләрдә дә шундый попечительләр советлары төзергә кирәк, дип саный Президент. Моннан тыш, хәйриячеләр арасында зур республика конкурсы оештыру ниятләнә, аның нәтиҗәләре 4 ноябрь алдыннан чыгарыла торган булачак.

Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Минтимер Шәймиев хәйрия эшенә зур өлеш керткән өчен Әсгать Галимҗановка “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. “Таттрансгаз” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, “Казаноргсинтез” ААҖнең элеккеге генераль директоры Наил Юсупов “Фидакарь хезмәте өчен” ТР медаленә; 1нче сабыйлар йорты (Казан) баш табибы Сергей Любайкин, “Мәдинә” мәчете имамы Гыйльмулла хәзрәт, Раифа ирләр монастыре наместнигы архимандрит Всеволод, “Чаллы картон-кәгазь комбинаты” ЯАҖ генераль директоры Сергей Титов, “Түбән Кама Шина” ААҖ массалы шиннар заводы директоры Мөнәвәр Әюпов һәм башка хәйриячеләр ТР Президенты рәхмәт хатына лаек булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100