Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “Татарстан булачак сайлауларга тотрыклы икътисади уңышлар белән якынлаша”
Минтимер Шәймиев: “Татарстан булачак сайлауларга тотрыклы икътисади уңышлар белән якынлаша”
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген Татарстан Президенты, “Бердәм Россия” партиясе Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районында җирле һәм күрше Арча, Балтач районнары активы белән очрашты.
Район Мәдәният сараенда оештырылган җыелышка кергәнче, Минтимер Шәймиев Биектауның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать ширкатьләре продукцияләре күргәзмәсе белән танышты.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты күптән түгел Казанда республиканың яңа тарихына багышлап, беренче тапкыр ачык лекция укыган иде. Аның бүген өч район активы алдында ясаган чыгышын да әлеге лекциянең дәвамы дип кабул итәргә була.
Минтимер Шәймиев Казан арты районнарының алдагы елларда республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен мөһим булган көнүзәк мәсьәләләр һәм аларны чишү өчен күреләчәк чаралар турында сөйләде. Шулай да сүзне ул Россиянең сәяси тормышындагы мөһим вакыйга – булачак сайлауларга әзерлек барышыннан башлады. “Сер түгел, безнең киләчәгебезне декабрь аенда булачак сайлаулар хәл итәчәк. Дәүләт Думасына узачак сайлауларны гади вакыйга дип кенә кабул итәргә ярамый, чөнки аның нәтиҗәләре киләсе ел башында Россия Президенты сайлауларына да йогынты ясыячак”, - дип аңлатты ТР Президенты.
“Россия Президенты Владимир Путинның “Бердәм Россия” партиясенең гомумфедераль исемлеген җитәкләве бер дә гаҗәп эш түгел. Ул бу адымы белән илдә бердәмлек булдырырга омтыла. Чөнки Россиянең төрле сәяси ыгы-зыгыга, буш сүзләргә вакыты юк. Безнең алда алдынгы илләрне бар өлкәләрдә дә куып җитү һәм, иң мөһиме, аларны узып китү бурычы тора. Дөнья – ачык, әмма анда көндәшлелекне күтәрә алган җитештерүче генә үз урынын саклап кала ала. Владимир Путин тәкъдим иткән социаль-икътисади үсеш юлы бүгенгә иң уңышлылардан санала”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.
Татарстан Президенты республика сайлауларга тотрыклы икътисади уңышлар белән якынлашуын әйтеп узды. “Ел саен Татарстан барлык тармаклар буенча да фаразланган үсеш күрсәткечләрен арттырып үтәүгә ирешә. Быел да республиканың сәнәгать продукциясе күләме 8 проценттан ким булмаячак. Россия буенча ул – 7 процентны тәшкил итә, - диде М.Шәймиев. – Киләсе елда да без нефть химиясен үстерүгә, бу тармакның продукция төрләрен арттыруга зур игътибар бирәчәкбез. Нефть чималын эшкәртү бездә яңа җитештерүләр ачарга, халыкны эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк”, - диде ТР Президенты. Нефть химиясеннән тыш, ул Татарстанның 2010 елда автомобиль төзелеше үзәге булырга дәгъва итүен дә ассызыклады.
Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Татарстанда “Аграр сәнәгатьне үстерү”, “Сәламәтлек саклау”, “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак”, “Мәгариф” кебек илкүләм проектларны тормышка ашыру барышыннан канәгать калуын белдерде. Киләсе елдан республика өчен өстенлекле проектларга - юллар төзелеше дә керәчәген әйтте.
Минтимер Шәймиевнең чыгышы залда утырган Биектау, Арча, Балтач районнары вәкилләренең сораулары белән үрелеп барды. Җыелышта яңгыраган кайбер борчулы мәсьәләләргә җавап табарга шулай ук ТР Дәүләт Советы сәркатибе Валентина Липужина, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов һ.б. рәсми затлар да ярдәм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз