news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “Татарстан белән федераль үзәкнең мөнәсәбәтләре үзгәрмәячәк”

ТР Президенты Татарстан һәм Россиянең икътисади сәясәте буенча тәкъдимнәрен әйтте

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә ТР Президенты федераль үзәк белән төбәкләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу, шулай ук сайлаулардан соң икътисади һәм социаль төзекләндерү буенча фикерләрен белдерде ТР Президенты Минтимер Шәймиев.

Ул ассызыклаганча, дәүләт башлыгы алышынгач, Татарстан белән федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләр үзгәрмәячәк. “Барлык мөнәсәбәтләр безнең Шартнамә кысаларында корыла, шуңа күрә нәрсәнедер реформалаштыру зарурлыгы юк”, - дип ышандырды республика башлыгы.

Федераль үзәк белән тулаем төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә, Минтимер Шәймиев: “Хәзер төбәкара хезмәттәшлек планнарын булдыру турында сүзләр ишетелә. Әмма әлегә бу җәһәттән күпчелек ниятләр хакында гына сөйләнә, ә аларны ничек гамәлгә ашырырга икәнлеге ачык түгел. Безнең планлы икътисадта да мондый хәлнең булганы юк иде бит”, - диде.

Республика башлыгы фикеренчә, донор төбәкләргә үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр бирергә кирәк. Аның фикеренчә, бу реципиент төбәкләргә дә алга барырга мөмкинлек бирәчәк. “Бу – Россия Икътисад министрлыгы өчен төп бурыч”, - диде ТР Президенты.

Минтимер Шәймиев шулай ук Россия икътисадының инновацион үсеше заруриятына игътибар юнәлтте. “Ил өчен чимал икътисадында калу куркыныч”, - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы Татарстанны мисалга китерде һәм аның чималсыз дәүләтләр барган юл белән үсүен билгеләп үтте. “Биредә керемнәр барлык төр хезмәтләрдән килә. Шуңа күрә җирле икътисадта дөнья тәҗрибәсендә булган иң яхшы нәрсәләрне кертү һәм тарату зарур”, - дигән бурыч куйды Президент. Аның фикеренчә, бу үсеш юлы “бөтен Россия өчен үсеш моделе” булырга мөмкин.

Дмитрий Медведевның авыл хуҗалыгына кагылышлы илкүләм проект белән актив төстә шөгыльләнүе уңаеннан бу тармакны үстерүгә бәйле сорауга җавап биреп, Минтимер Шәймиев: “АПКны үстерү дәүләт программасына әйләнә. Бу комплекска зур күләмдә акча салулар булачак дип саныйм”, - диде.

Татарстан Илбашы шулай ук Дмитрий Медведевның Уфага эш сәфәре барышында аның белән очрашып, илнең социаль өлкәсендәге үзгәрешләр буенча кайбер тәкъдимнәрен әйтүен белдерде. Аерым алганда, Минтимер Шәймиев сүзләренчә, ул инвалидларга бүлеп бирелгән “Ока” автомобильләре бәясен акчалата түләргә тәкъдим иткән, чөнки “аларның күбесе машинадан кирәгенчә файдалана алмый”.

Республика башлыгы шулай ук мохтаҗ категория гражданнарына дарулар буенча ташламалар алу ысулын сайлап алу вакытын озайтырга тәкъдим иткән. “Бу кешеләр ташламаларны акчалата алуга барырга мәҗбүр булды, чөнки ул вакытта дарулар белән тәэмин ителеш начар оештырылган иде. Хәзер хәл җайга килгәч, без алар өчен аңлы рәвештә сайлап алу вакытын озайтырга тиеш”, - диде ТР Президенты.

Моннан тыш, Минтимер Шәймиев илдәге инфляция уңаеннан борчылу белдерде. Ул ассызыклаганча, әлегә республика икътисадчыларының берсе генә дә Россия белән Татарстанның инфляциядән башка үсә алу-алмавы турында фикерләрен белдермәде. “Биредә мәсьәләнең асылына төшенү зарур. Инфляцияне авызлыклап була, тик ул чагында илдә халык тормышы дәрәҗәсе үсеше дә тукталачак, - дип саный ТР Президенты. – Минемчә, биредә мәсьәлә ягулыкка тарифларны, чит илдән Россиягә азык-төлек кертү күләмен җайга салуга кагыла. Алымнар төрле булырга мөмкин, һәм аларны өйрәнергә кирәк”.




news_right_1
news_right_2
news_bot