news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Татарлар гасырлар дәвамында Россиянең чын таянычы булды

ТАССРны булдыру татар халкына даими үзгәреп торган дөньяда үз урынын билгеләргә мөмкинлек бирде.

Минтимер Шәймиев: Татарлар гасырлар дәвамында Россиянең чын таянычы булды

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Гасырлар дәвамында татар халкы Россиянең чын таянычы булды. 1920 елда ТАССРны оештыру халык тарихында мөһим вакыйга була һәм аңа яңа, даими үзгәреп тора торган дөньяда үзенең мөһим урынын билгеләргә мөмкинлек бирә. «Республика Татарстан» газетасы журналистлары белән әңгәмәсендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде.

«Татарлар гасырлар дәвамында Россия дәүләтенең тугрылыклы уллары, таянычы булды, дип искәртергә кирәк. Алар кулларына корал тотып ил чикләрен саклады, икътисадны ныгытты, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә фидакарьләрчә эшләде», — диде Минтимер Шәймиев.

Ул илдә узган гасырның егерменче елларында булган вакыйгалар элеккеге Россия империясе халыкларының үзбилгеләнеше өчен яңа мөмкинлекләр ачты, дип өстәде.

«Берничә йөз ел эчендә беренче тапкыр татарлар үз дәүләтләрен торгызу, революцион үзгәрүчән дөньяда үз урынын билгеләү өчен тарихи мөмкинлек алды. < ... > Татарлар XVI гасырдан соң беренче тапкыр РСФСР составында автономияле республика буларак билгеле бер мөстәкыйльлеккә ия булды. Бу, һичшиксез, безнең тарихта мөһим вакыйга», - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100