Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев татар язуын латиницага күчерүне хупламавының сәбәбен әйтте
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең юбилее уңаеннан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан татар язуын латиницага күчерүдән баш тартты. Чөнки бу Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар милләте вәкилләрен бүлгәләр иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шул хакта сөйләде.
«Мине латиницага күчүгә каршы булуда гаепли башладылар. Мин татарлар күпләп яши торган Актаныш районында тудым, укыдым һәм үстем. Анда бүген дә 86 процент татарлар яши (райондагы халыкның гомуми санына карата — ТИ иск.). Минем укытучым әле латиницаны күргән кеше иде. Ләкин мин латиницага күчә алмавыбызны әйтеп килдем, ул <…> бик <…> матур булса да. Монда сорау юк», — диде Минтимер Шәймиев ТНВ каналына интервьюда.
«Ләкин мин бүген дә үз фикеремдә калам: ничек инде Россия эчендә, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны үз кулларың белән бүлгәләп була? Бу очракта без үз кулларыбыз белән аерыр идек — беренче чиратта, язу хисабына», — ди ул.
Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулды. Шул уңайдан ТНВ каналында «Шәймиев» фильмы чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз