Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев татар язуын латин графикасына күчерттермәүнең сәбәпләрен аңлатты
Татарстанның беренче Президенты үзенең хезмәт юлында иң авыр мизгелләре турында хатирәләре белән уртаклашты.
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев “Яңа гасыр” телеканалында Илшат Әминов белән уздырылган “Минтимер Шәймиев. Хатага хокуксыз” (“Минтимер Шәймиев. Без права на ошибку”) тапшыруында республика белән идарә иткән елларда иң катлаулы мизгелләре турында сөйләде.
"Миңа хыянәтчегә караган кебек карадылар"
“Нәрсә эшлисен тормыш үзе әйтеп барды кебек. Борынгы акыл ияләре дә “үзгәрешләр чорында яшәргә язмасын”, дигән бит, бу йөрәк аша кичерелгән сүзләр. Мине альтернатива нигезендә партия өлкә комитеты беренче сәркатибе итеп сайлагач, үзгәртеп корулар башланды. Әле ул вакытта хакимият партия кулында иде бит. Үзгәртеп кору бит хәбәрдарлык, “бөтен хакимият – совет кулына” дигән шигарь астында барды. СССР Конституциясенең КПССның җитәкче роле турындагы 6 нчы маддәсен алып ташлагач, күп кенә урыннарда үзгәртеп кору көчләре куып тарата башлады. Күпләр яңалык хисе белән, иртәгә нәрсә буласын уйламыйча да килде. Партия хакимиятен куып чыгарырга дигәч, илдәге партия бюро составлары отставкага китте. Мине беренче сәркатиб итеп сайлагач, 9 ай гына эшләдем. Бу тәҗрибә зур булмаса да, хәл итәргә кирәк иде – шәһәр һәм район партия комитетларының беренче сәркатибләрен җыйдым. Болар лаеклы кешеләр. Тар гына даирә җыелды, аларга хөрмәт белән мөрәҗәгать иттем: “Үзгәртеп кору бара, мин сезгә совет белән идарәгә күчәргә киңәш итәм, хакимият партиядә булмаячак”, дидем. Аңа кадәр дә беренче сәркатиб булып эшләгән булсам, бер хәл, үземнекеләргә кебек карар идем, алар да мине беләр иде. Ә мин бит яңа кеше. Беркайчан онытасым юк: миңа хыянәтчегә караган кебек карадылар. Аларның карашы онытырлык түгел. Син безгә, янәсе, идеаллардан баш тартырга тәкъдим итәсең. Мин җентекләп, тыныч кына аңлатырга тырыштым. “Ике ай чамасы вакыт бар, сайлавыгызны сорыйм”, дидем. Шулай итеп, беренче сәркатибләрнең 70 процентка якын өлеше советларга күчте”, – дип искә алып сөйләде Минтимер Шәймиев.
"Кадрларны саклап кала алдык"
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, вакыт узу белән алар үзләре дә рәхмәтле булган. “Мин курыкмадым, чөнки бу кешеләр язмышы. Бу карарның бәһасе шунда: республика үзгәртеп кору елларында кадрларын югалтмыйча, тәҗрибәле кешеләрнең төп корпусын калдырды. Алар советларга күчте. Кадрларны саклау хәлиткеч роль уйнады дип әйтә алам. Бүген дә бу хакта тыныч сөйли алмыйм. Минем өчен авыр момент булды, ләкин югалтусыз, отышсыз вариант иде. Авыр үзгәртеп кору елларында да республика нәтиҗәле эш режимында эшләде. Мондый кадрлар белән кризисларны җиңел үтә идек. Безгә җыелып, бергә сөйләшү җитә иде”, – дип билгеләп узды ул.
"Латин графикасына күчүгә каршы торганда эчке кичерешләрем катлаулы булды"
Минтимер Шәймиев үзгәртеп кору елларында алдагы эшчәнлегендә дә авырлыклар сагалап торуын әйтте. “Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгәч, Татарстанның Конституциясе өстендә эшли башлагач, тел буенча карар кабул итәргә кирәк булганда, мине латин графикасына күчүгә каршы, дип гаепли башладылар. Монысы эчке кичереш ягыннан иң авыры булгандыр, мөгаен. Әле миннән дә артык татарны эзләп карарга кирәк. Чиста татар авылында тудым, үстем, укыдым. Бүген дә анда 86 процент халык – татарлар. Алай гына да түгел, укытучым Марзия апа да әле берникадәр латин графикасында укытты. Әмма мин барыбер: “Без латин графикасына күчә алмыйбыз”, дип үз сүземдә тордым. Гәрчә сөйләм теле, сүзләр яңгырашы, әйтелеше ягыннан матур, бернинди сораулар юк. Бүген дә мин моңа инанган: ничек без татарларны үз кулларыбыз белән аера алыр идек икән, шул ук күрше Башкортстанда 1 миллионнан артык татар яшәгәнен, башка өлкәләрдә дә яшәүләрен белә торып. Берәр губернатор Татарстан күчкән дип, безнең арттан бара алыр идеме икән? Безнең ут күрше башкортлар да моңа бара алмас иде. Бу вазгыятьтә үз-үзебезгә аяк чалыр идек. Мондый очракларда сине ничек кенә тәнкыйтьләсәләр, үгетләсәләр дә, нык булырга кирәк. Күп кенә материалларда нахак сүз, ялган булды, тик бары сине сафтан чыгару өчен. Бу бөтен беренче затларның язмышы инде. Әгәр син позицияң дөреслегендә төптән ышанасың икән, нык торырга кирәк. Бу җитди момент иде”, – дип фикерләрен җиткерде Дәүләт Киңәшчесе.
"Кешеләр миңа ышанды"
“Тагын истә калганы шул: республика тарихында беренче тапкыр Президент вазифасын керттеләр. Югары Совет минем кандидатураны тәкъдим иткәч, мин хупладым. Бу чор тыныч түгел иде бит, рус халкы “безнең белән нәрсә булыр”, дип борчыла башлады. Алар бит гасырлар буе биредә яшәгән. Ә күпме катнаш никах? Кешеләр моңа гаеплеме? Революция гел шулай инде ул, прогресстан тыш, корбаннары да була. Бәхеткә, кан коюсыз узды. Ул чордагы җитәкчеләрне ачуланырга яратабыз, ачуланганчы әле уйларга кирәк. Борис Ельцинга Ак йортны штурмларга туры килгәч тә, бу безнең өчен котылу булды. Гражданнар сугышы янәшәдә генә иде, менә-менә кабынырга тиеш иде. Ә нишләргә – өстәвенә, синең көрәштәшләрең фронтның теге ягында. Президентка кандидат буларак хезмәт коллективларына йөргәндә, русларның куркуы, шөбһәсе йөзләрендә күренде. Минем күңелем тыныч түгел иде. Президентлыкның беренче 5 елы узгач, журналистлар: “Беренче срокта иң зур уңышыгыз нәрсә?” – дип сорады. Шунда мин: “Кешеләр сүзләремә ышанды, йөзләре ачылып китте”, – дидем. Башкача да була алыр иде, әмма без тыныч үттек. Ышыныч шундый зур роль уйнады ки, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр какшамады. Көнкүреш мохиттә нәрсәдер булса да, җимерерлек җитди булмады”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.
“Мин урамнарда митингта рус татарга, я татар руска пычак терәмәсен, дип курка идем. Ярсып, кабынып китәргә чаткы бар иде, әмма бу булмады. Төн эчендә берәр нәрсә булмады микән дип курка идем. Тынычсыз вакытта карарлар кабул итәргә туры килгәндә шулай була икән. Хатаның бәһасе бит төрле булырга мөмкин. Без үз фикеребездә нык булдык, һәм бу үзен аклады. Бу хәлиткеч процесслар, шуңа күрә карар кылгансың икән, ахырга кадәр барырга кирәк”, – ди Татарстанның беренче Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз