news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше белән күреште

Очрашуның сәбәбе "Йәгез, бер дога!» романының русчага тәрҗемәсен нәшер итү булды.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева белән күреште.

Очрашуның сәбәбе «Йәгез, бер дога!» романының русчага тәрҗемәсен нәшер итү булды. Аны Татар китап нәшрияте Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемәсендә чыгарган.

Романны рус теленә тәрҗемә итү Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган. Ул китаптагы кереш өлешнең авторы да.

Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевнең иҗатына даими игътибар бирелү һәм ярдәм итү өчен, Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул Дәүләт киңәшчесенә «Йәгез, бер дога!» китабының беренче нөсхәсен, шулай ук республика Хөкүмәте гранты буенча нәшер ителгән Аяз Гыйләҗевның сайланма әсәрләренең соңгы, алтынчы китабын бүләк итте. Ул шулай ук Казан мэры Илсур Метшинның башкалада ел саен Гыйләҗев-фест чарасын үткәрүне хуплавын җиткерде. Бу фикерне Татарстан язучылар берлеге тәкъдим иткән.

Нәкыя ханым Минтимер Шәймиевне «Йәгез, бер дога!» китабын тәкъдим итү чарасына чакырды. Ул 20 октябрьдә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының конференц-залында узачак.

Минтимер Шәймиев Нәкыя ханымны күптән көтелгән шатлыклы вакыйга белән котлады һәм әлеге әсәрнең Аяз Гыйләҗев иҗатында аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Минтимер Шәймиев Нәкыя ханым үзе дә зур рәхмәткә лаеклы булуын әйтеп узды. "Аның иренең истәлегенә тугры һәм әдәби мирасы өчен җаваплы булуына сокланырлык! Хәзерге көнгә кадәр ул, Аяз Гыйләҗев әсәрләре ил һәм дөнья әдәбияты мирасына кертелсен өчен, тырышып эшли. Ишетеп кенә түгел, үзем дә «Йәгез, бер дога!» китабының рус телендә Нәкыя ханым һәм аның уллары теләге, үҗәтлеге, тырышлыгы белән нәшер ителгәнен беләм. Бу китапны чыгару өстендә хезмәт куйган кешеләргә рәхмәтемне җиткерәм, ул - укучыларыбызга матур бүләк", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100