Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев татар һәм башкорт турында: Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз
Татарстанның Беренче Президенты котлавын видеоязмада җиткерде.
(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Башкортстанда Татарстан көннәре ачылу тантанасында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев видеомөрҗәгать җиткерде.
"Татарлар һәм башкортлар бер-берсенә якын туганнар. Без һәрвакыт бер галәмдә яшәдек һәм яшибез, бер үк җырлар җырлыйбыз, матур, күркәм итеп сабан туйлары уздырабыз. Иң мөһиме - бер-беребезне тәрҗемәсез аңлыйбыз", - диде Шәймиев.
Беренче Президент башкорт әдибе Мостай Кәрим сүзен китерде: "Татар белән башкорт - бер кошның ике канаты ул". Башкортлар дин кардәшләребез дә, ут-күршеләребез дә", - диде Дәүләт Киңәшчесе.
Ул Башкортстан республикасын 100 еллыгы белән котлады. "Тиздән шундый ук күркәм вакыйга Татарстанда да узачак", - дип искәртте Шәймиев.
Алдагы гасырлар безгә зур казанышлар китерсен, дип теләде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз