news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев татар активистларын милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга өндәде

Дәүләт Киңәшчесе бу хакта яшьләр белән Владимир Путинның сайлау штабында очрашуда әйтте.

Минтимер Шәймиев татар активистларын милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга өндәде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар газеталары эшчәнлегендә татар яшьләре активистлары катнашырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул кичәге очрашуда әйтте.

“Татар газеталарын укып барам мин. Кайбер газеталарда сезнең катнашыгыз кирәк, дип саныйм мин", - дип мөрәҗәгать итте ул татар яшьләренә.

"Бик матур татар газеталары бар, аларны баетасы бар. Тиражлары җитми дип кенә ятсак... Читтән карап тәнкыйтьләү мич башыннан бүре куу була ул”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot