news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы белән очрашты

Турхан Дильмач Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы сыйфатында агымдагы елның сентябрь аенда эшкә кереште

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты.

Турхан Дильмач,  1996 елда Төркия Республикасының Казанда Генераль консуллыгы ачылганнан алып, - унынчы генераль консул. Ул бу эшкә агымдагы елның сентябрь аенда  кереште. Дипломатик хезмәте вакытында Турхан Дильмач Төркия Тышкы эшләр министрлыгында, Бишкәк, Афинадагы Төркия илчелекләрендә, Төркия Республикасының Тышкы эшләр министрлыгы БМО идарәсендә, 2010-2014 елларда  Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә эшләгән.

Очрашу башында Турхан Дильмач Татарстанның беренче Президенты белән танышуына шат булуын белдерде. "Сезнең исем һәм республика белән җитәкчелек итүдәге эшчәнлегегез миңа балачактан таныш, мин һәрчак тугандаш татар милләте тарихы һәм республиканың бүгенге көндәге казанышлары белән кызыксындым. Шуңа да Казанга килеп эләгүемә бик шатмын", - диде ул. Ул шулай ук Мәскәүдә эшләгән вакытта татар теле дәресләренә йөрүен әйтте һәм әңгәмәне татар телендә алып барырга тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев моны Татарстанга зур хөрмәт буларак бәяләде.

Турхан Дильмач, Төркия Республикисы белән Россия Федерациясе, Президентлар Тайип Эрдоган һәм Владимир Путин арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсе Төркия белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү мөмкинлеген бирә, дип билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, Казанда Төркиянең Генераль консуллыгын оештыргач Төркия белән Татарстан арасында төрле яклы хезмәттәшлек юллары ачылды, хәзерге вакытта ул тормышның бөтен өлкәләренә үтеп керде, бигрәк тә мәдәният, тел һәм тарихи мирасны саклап калу буенча уртак проектлар зур әһәмияткә ия. Ул Турхан Дильмачны Татарстанда эшчәнлеге башлану белән котлады, аңа уңышлар теләде һәм аның барлык эшләрендә һәм башлангычларында булышырга әзерлеген белдерде.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Минтимер Шәймиевкә биредә 20 көн эшләгән арада ниләргә өлгергәнеген сөйләде: "Алабуга" МИЗ нда, Чаллы, Түбән Камада булган, Казанның истәлекле урыннары белән танышкан, мәчетләргә кергән, республика җитәкчеләре белән очрашкан, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында опера, үзенең ватандашы Гекдениз Карадениз уңышлы уйнаган "Рубин" командасы матчын караган. Минтимер Шәймиев белән очрашыр алдыннан  Болгар тарихи-архитектура комплексында да махсус булып кайткан. Ул үзенең борынгы шәһәрдән таң калуын әйтте, һәм Минтимер Шәймиевне Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе белән котлады. Бу вакыйга Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки һәм мөселман дөньясы өчен истәлекле булуын билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев кунакка "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре" проектын тормышка ашыру турында сөйләде. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә кагылдылар. 

Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вице-консулы Мехмет Мәҗит тә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт: prav.tatarstan.ru сайтыннан.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100