news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Алар мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 1996 елда Татарстан Генераль консуллыгы ачылганнан бирле Исмет Эрикан - уникенче Генераль консул. Ул үз вазифаларына быелның беренче октябрендә кереште. Дипломатик хезмәт вакытында Эрикан әфәнде Төркия Тышкы эшләр министрлыгында һәм АКШ, Болгария, Сингапур һәм башка илләрдә тышкы вәкиллекләрдә эшләгән.

Минтимер Шәймиев Төркия дипломатын яңа вазифага керешүе белән котлады. Аннары Казанда Төркиянең Генераль консуллыгын булдыру үзгәртеп кору елларында зур казаныш булды, ул чакта Татарстан Президентының Төркия Президенты Тургут Озал белән очрашуы мөмкин булды һәм Төркия белән Татарстан арасындагы төрле яклы багланышлар өчен юллар ачылды, диде ул.

Әңгәмә барышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Төркиянең Казандагы Генконсулы мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Исмет Эрикан Минтимер Шәймиевкә җылы кабул итүе өчен рәхмәт әйтте һәм күп еллар дәвамында Төркия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында күп яклы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән Татарстанның беренче Президенты, тәҗрибәле сәясәтче белән танышуына шат булуын билгеләп үтте.

«Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә», - диде Исмет Эрикан һәм киләчәктә дә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлегенә ярдәм итүенә өметен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100