Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе кунакка «Яңарыш» фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау проектларын тәкъдим итте.
(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Мәүлет Чавушоглу Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга килде. Ул Казанга кичә кич, Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Шулай ук кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казанда күреште.
Бүген Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш» фонды катнашында гамәлгә ашырыла торган тарихи-мәдәни мирасны саклау проектларын тәкъдим итте.
“Безнең Президент Рөстәм Миңнехановның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика күп илләр белән хезмәттәшлек итүе, ә бигрәк тә Татарстан белән Төркия арасындагы уңышлы хезмәттәшлек куанычлы. Мисал өчен, Төркия компанияләре Россиянең иң яхшы махсус икътисади зоналарының берсе «Алабуга» МИЗ да актив эшлиләр.Төркия Президенты Рәдҗәп Таип Эрдоган Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә зур игътибар бирә”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Ул шулай ук Казанда ике як мөнәсәбәтләрен үстерүдә зур өлеш кертүче Төркиянең Генераль консуллыгы эшләвен әйтте.
Мәүлет Чавушоглу Казанга 2011 елда Европа Советы Парламент Ассамблеясе Рәисе сыйфатында килүен искәртте.
Ул Минтимер Шәймиевка Төркия Президенты Эрдоган әфәндедән сәлам һәм иң изге теләкләр җиткерде. Шулай ук Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуларның уңышлы булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз