news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Төркия парламенты депутаты Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты

Алар фән һәм мәдәният өлкәләрендә, шулай ук Болгар ислам академиясе эшчәнлегендә хезмәттәшлек турында сөйләште.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкмәледдин Ихсаноглу белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шәймиев Ихсаноглуны “Яңарыш” фонды ярдәмендә төзелә торган Болгар ислам академиясе проекты белән таныштырды. Алар шулай ук фән һәм мәдәният өлкәләрендә, аерым алганда, Болгар ислам академиясе эшчәнлегендә хезмәттәшлек турында сөйләшүләр алып барды. Әкмәледдин Ихсаноглу академия булдыруның ислам мәгарифен үстерүдә Россия, башка илләр өчен дә әһәмияте зур булуын басым ясап әйтте.

Төрек депутатының Россиягә килүе «Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи» дип аталган китапны тәкъдим итү чарасында катнашуы белән бәйле. Әлеге чара Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күрү төркеме ярдәме белән Россиянең халыкара эшләр буенча советында үткәрелгән.

Шулай ук бүген Ихсаноглу ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашкан. Әкмәледдин Ихсаноглу Төркия Республикасы игълан ителүнең 93 еллыгына багышланган кабул итү чарасында да катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100