Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Төркия галимнәре белән очрашты
Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче Халыкара фәнни симпозиум Казанда 2019 елның 12-16 июнендә уза.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган беренче Халыкара фәнни симпозиум катнашучылары – төрек галимнәре белән очрашты.
Очрашуда Төркия тарих җәмгыяте рәисе, профессор Рефик Туран, профессор, Истанбул университетының гомуми төрки тарих кафедрасы мөдире Ильяс Топсакал, 19 май исемендәге университет (Самсун шәһәре) профессоры, Төркия тарих җәмгыяте әгъзасы Ибраһим Теллиоглу булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Симпозиум Казанда 2019 елның 12-16 июнендә уза. Ул Татарстан Фәннәр академиясе катнашында Казан федераль университеты һәм Истанбул дәүләт университеты тарафыннан оештырылган.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев кунакларга тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фондының «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проекты һәм яңадан торгызылучы башка объектлар турындагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу барышында Төркия белән Татарстан арасында фән, мәдәният һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садык Доган, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Татарстан Фәннәр Академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз