news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Әлмәттәге яңа мәктәптә белем бирү өч телдә булачак

Әлеге мәктәпне тәмамлаучылар татар, рус һәм инглиз телләрен камил белер дип көтелә.

Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Әлмәттәге яңа мәктәптә белем бирү өч телдә булачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Әлмәттә «Көнбатыш капка» микрорайонында 850 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән бу мәктәптә белем бирү өч телдә булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мәктәп турында бүген Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин муниципалитет Советының 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган утырышта әйткән. Хәйруллин сүзләренчә, шәһәр өчен иң актуаль проблемаларның берсе яңа микрорайоннарда мәгариф учреждениеләрендә урын җитмәү белән бәйле.

Проблеманы «Татнефть» компаниясе инвестицияләре ярдәмендә башланган «Көнбатыш капкалар» микрорайонындагы 850 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше хәл итәчәк. Мәктәпне тәмамлаучылар татар, рус һәм инглиз телләрен камил беләчәк дип планлаштырыла.

Шәһәр башлыгы яңа мәктәп балалар бакчасы белән бер комплекста төзелә, бу тел белеменең өзлексез булачагын күрсәтә, диде. Ул шулай ук белгечләрнең белем бирү киңлекләрен булдыруда алдынгы Россия һәм чит ил тәҗрибәсен өйрәнүләрен әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев заманча гомуми белем бирү комплексын булдыру буенча яңа проект тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде. Анда әзерлек рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак.

Беренче комплекс Казанда барлыкка килергә тиеш. Киләчәктә мондый белем бирү оешмалары республиканың башка эре һәм урта шәһәрләрендә дә пәйда булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100