news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Түбән Кама “Чулпан-Медицина” дәвалау-профлактика үзәгендә күзен тикшертте

Республика Илбашының күзе 100 процент күрүе ачыкланды

(Түбән Кама, 2 декабрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Чулпан-Медицина” дәвалау-профлактика үзәге белән танышты. Үзәк эшчәнлеген агымдагы елның ноябрендә “Түбән Кама Шин” ААҖнең элеккеге поликлиникасында башлаган. Предприятие бүлеп биргән 60 миллион сумга бина һәм медицина учреждениесе бүлмәләре ремонтланган. “Чулпан” Иминият компаниясе” ЯАҖ финанславы исәбенә заманча медицина җиһазлары, мебель һәм 56 миллион сумлык башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.
Үзәк ирекле медицина иминияте турындагы килешү кысаларында Түбән Камада “Татнефть” җитештерү төркеме предприятиеләре хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтү өчен ачылган. Бу проект “Түбән Кама Шин”ның төп акционеры һәм “Чулпан” иминият компаниясен гамәлгә куючы “Татнефть” ААҖ инициативасы буенча эшләнгән.
Татарстан Президентына нефть компаниясенең хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең, шулай ук төбәктә яшәүчеләрнең сәламәтлеген ничек кайгыртуларын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта “Чулпан-Медицина” дәвалау-профлактика үзәгендә белгечләр пациентларны 10 юнәлеш буенча кабул итә. Моннан тыш, биредә рентгенолог, эндоскопист, ультра тавыш диагностикасы табибы эшли.
Минтимер Шәймиев форсаттан файдаланып күзен тикшертте. Республика Илбашының күзе 100 процент күрүе ачыкланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100